Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тизлекне арттырган». Авариядә үлгән яшь әнинең нәни кызы белән улы ятим калган

news_top_970_100
«Тизлекне арттырган». Авариядә үлгән яшь әнинең нәни кызы белән улы ятим калган
Фото: Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ, https://vk.com/gibdd_66

Свердловск өлкәсенең Невьянск шәһәре янында коточкыч авариядә 23 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Ул «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән. Юлия исемле бу хатынның улы белән кызы ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 5 ноябрьдә иртән була. Юлия «Киа Рио» машинасында барган чакта юл кырыена төшеп китә.

«Аның ире һәм ике баласы калды. Олы кызына 7 яшь, улына 2 яшь. Аларга әйтмәделәр әле. Балалары бик кызганыч. Алар аналарын бик ярата иде», – дигән мәрхүмәнең дусты Анна.

Юлия пенсия фондында эшли, шугаринг буенча мастер була. «Игелекле, тормыш яратучан, һәрчак яшәргә ашыкты», – ди дуслары.

Аларның сүзләренчә, фаҗига булган көнне Юлия машинада 32 яшьлек дус кызы белән була. Туганнары аларның кая баруын белми. Ире дә, туганнары да шок кичерә.

«Дус кызы реанимациядә. Исән калу ихтималы бик аз, диләр. Аның да ике баласы бар», – ди Анна.

Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, авария вакытында Юлия тизлекне арттырган һәм идарәсен югалткан. Тикшерү бара, дигәннәр ведомствода.

ЮХИДИ «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр иткәнчә, авария «Екатеринбург-Түбән Тагил-Серов» юлында иртәнге 4 тирәсендә Невьянск шәһәрендә керергә 2 км ераклыкта була. «Якынча белешмә буенча, 2000 елда туган хатын-кыз «КИа Рио» машинасында барганда имин тизлек сайламый, юл кырыена төшеп китә, һәм машина әйләнеп каплана. Салондагы ике хатын-кыз да иминлек каешын эләктермәгән», – диелә хәбәрдә.

ЮХИДИ катгый кисәтә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, тизлек режимын сакларга, хәрәкт иткәндә иминлек каешын һәрчакта эләктерергә, арыганда, шулай ук хәмер кулланган килеш рульгә утырмаска кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100