Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тизлеге 200 км/сәг чамасы иде». Авариядә машина йөртүченең башы һәм аягы өзелгән

news_top_970_100

3 ноябрьдә кич белән Пермь-Екатеринбург трассасының 74 нче километрында коточкыч авария була. Тураи авылына борылышта иртәнге 4 тирәсендә «Volkswagen Touareg» һәм «Scania» йөк машинасы бәрелешә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Scania» йөртүчесе сүзләре буенча, ул да, «Volkswagen» да үз полосасыннан бара, ләкин 15-20 метр ара калгач, «Volkswagen» йөртүчесе рулен кисәк кенә бора һәм аның белән кара-каршы бәрелешә. Бәрелешкәч, «Volkswagen» кисәкләргә өзелеп бетә, 44 яшьлек йөртүченең башы һәм аягы өзелә» – дип сөйләгән «КП» сайты чыганагы.

Чыганак фикеренчә, «Volkswagen» тизлеге кимендә 200 км/сәг чамасы була. Бәрелешкәннән соң «Scania» машинасының алгы күчәре өзелә, цистернасы ычкына, аның эчендә 18 тонна газ була.

«Машина йөртүче бәхетенә, цистерна кабинага бәрелми, кырыйга ава. Юкса бик начар булыр иде. Йөк машинасының 57 яшьлек йөртүчесен табиблар карый, ул тезе авыртуга зарлана, ләкин хастаханәгә барудан баш тарта», – дигән сайт чыганагы.

Пермь буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, тикшерү эшләре башланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100