news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тиздән артистлар күлмәк тә кими башлар инде» – Зинира Рамазанова яңа образын күрсәтте

news_top
«Тиздән артистлар күлмәк тә кими башлар инде» – Зинира Рамазанова яңа образын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зинира Рамазанова кыска күлмәк, кыска шорты кигән фото-видеосын күрсәтте исә, виртуаль дуслары тәнкыйтьләргә тотына. Юкса, кызлар кебек буй-сынына килешеп тә тора инде, ник яратмыйлардыр…

Җырчы яңа кара күлмәге белән виртуаль дөньяга бөтерелеп күрсәтте, артык кыска да түгел кебек инде.

«Тиздән артистлар күлмәк тә кими башлар инде», «Нәрсәсе матур инде, бер матур җирен күрмәдем», «Бер дә матур түгел», – дип комментарий язучыга калганнар җырчыны яклап ябырылган.

«Эчегез пошты инде. Сезнең фикерне сораучы юк, ошамый икән карамагыз», «Аның буй-сыны матур, нәрсә кисә дә килешә», – дип комментарий калдырган яклаучылар.

«Зинира – курчак», «Безнең Зинира һәрвакыттагыча матур», «Кара аккош», – дип сокланучылар да бар.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 14 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Анын яшендэ мондый стильдэ кием сайларга тугел инде . Бердэ килешми.
  • 14 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Татар кызларына килешми жырлый белмэгэннэр генэ ярымшэрэ Саша сэхнэгэ.
  • 14 гыйнвар 2023
    Исемсез
    И ходаем, акыл Бир!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар