Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиздән әни булачак Лия Шәмсина: «Малаймы, кызмы?»

news_top_970_100
Тиздән әни булачак Лия Шәмсина: «Малаймы, кызмы?»
Фото: Лия Шәмсинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Музыкант Артур Mauzer һәм җырчы Лия Шәмсина тиздән әти-әни булачагын хәбәр иткән идек.

«Бу мизгел килеп җитте, дуслар. Минем сезгә бу яңалыкны тизрәк сөйлисем килде, ләкин булдыра алганча сузып килдем. Тиздән без өчәү булачакбыз, иншәАллаһ. Сезнең котлауларны укыйм. Йөземнән елмаю төшми», – дип сөйләгән иде Лия сторисларында.

Хәзер яшь җырчы төрлечә басып фотога төшкән һәм виртуаль дусларына мөрәҗәгать иткән. «Минем эчемә карап кем баланың җенесен әйтә ала? Әллә иртәкме әле?» – дип сораган ул.

Комментарий калдыручыларның күпчелеге «малай» дип фаразлаган: «Матурайгансың, малай», «Йөзең матураеп киткән, малай була». Шулай ук «кыз» дип юраучылар да бар.

Фото: © Лия Шәмсинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Лия Шәмсинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100