Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиздән әти булачак Илназ Сафиуллин: “Тәннән кырмыскалар йөгерә, мин моны һәркемгә телим”

Җырчы белән “Болгар радиосы”ның “Пирамида” концертлар залында үткән тамашасында сөйләштек.

news_top_970_100
Тиздән әти булачак Илназ Сафиуллин: “Тәннән кырмыскалар йөгерә, мин моны һәркемгә телим”
-Илназ, сез тиздән әти булачаксыз. Нинди хисләр кичерәсез? Эчке дөньягызда үзгәрешләр сизәсезме?

-Иҗат кешесе булганга күрә, минем хис-кичерешләр сәгать саен үзгәреп тора. Гаилә приоритетлар куеп булдырыла. Башта күбрәк чыгышлар, дискотекалар, гастрольләр һәм башкалар турында уйлап йөрсәң, аннары моңа башкача карыйсың. Соңга да калырга ярамый. Мин моны калган буйдак егетләргә киңәш итәм. Мин үзем соңга калдым дип уйламыйм, ләкин иртәрәк өйләнгән булсам, тагын да яхшырак булыр иде. Мин үзем 32 яшемдә өйләндем. Безнең Айгөл белән яшь арабыз – 11 ел.

Соңгы вакыйгага килсәк, әлбәттә, моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Кешегә күпме язылганы билгесез, ләкин һәр кеше әлеге якты тойгыны кичерергә тиеш. Мин моны һәркемгә телим. Әле шулай да бит әле бу тулы бер тойгы түгел. Аның нәтиҗәсе, Алла боерса, булыр. Менә шунда инде яңадан аерым бер әңгәмә алырсыз. Әлегә нәрсә кичергәнемне төгәл әйтә алмыйм. Тәннән кырмыскалар йөгерә. Уйнап кына башны тотасың да, “Хәзер нишләргә инде?” дисең. Үзеңне тыныч тотарга кирәк. Әзер булырга кирәк.

-Беренче баланың кыз яки малай булуы сезнең өчен мөһимме?

-Әлбәттә юк. Әлбәттә мөһим түгел. Сау-сәламәт булсын, әти-әниләр әйтмешли, ике ягы тигез булсын. Төп теләк шул.

-Исемнәр сайлап куйдыгызмы әле?

-Уйлый башладык, ләкин без моны әлбәттә әңгәмәдә әйтмибез.

-Бала тугач, иҗади эшчәнлегегездә үзгәрешләр булачакмы?

-Ә акча каян табарга? Ир кеше, минемчә, акча табарга тиеш. Вакытны мөмкин кадәр гаилә белән бергә уздыру белән беррәттән акча эшләү турында онытырга ярамый. Бу шулай булырга тиеш. Гаилә тулылангач, киресенчә, аерым бер илһам чыганагы булачак ул. Син моннан соң сәхнәгә тагын да ныграк чыгарга тиеш. Тагын да күбрәк иҗат итәргә, яңа идеяләр туплап, яңа көч белән яңа максатлар куеп, зур-зур адымнар белән тагын да ныграк атлап китәргә тиеш. Бала һәрвакыт үз бәхете белән туа. Иң мөһиме, якыннарыбыз, туганнарыбыз, гаиләбез сәламәт булсыннар. Байлык керә торсын һәм бәрәкәтле булсын.

-Минем шуның кадәр балам булсын иде дип уйлана идегезме?

-Уйлана идем. Анысын әйтеп тормыйм. Никадәр күбрәк, шулкадәр яхшырак. Марат Кәбировның сәхнәдән халыктан “Кайсы кеше бәхетлерәк? 20 миллион сум акчасы булган кешеме яисә 20 баласы булган кешеме?” дип сораганы бар. Бөтен кеше “Баласы, баласы булган кеше!” дип кычкырды. Марат “Әлбәттә баласы, чөнки аңа җиткән. Ә 20 миллион сум акчасы булган кешегә җитми. Ул һаман-һаман тели!” дип җавап кайтарды”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100