news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тиз әзерләнә торган токмачта пестицидлар һәм токсиннар тапканнар

Тиз әзерләнә торган токмачта пестицидлар һәм токсиннар тапканнар

news_top
Тиз әзерләнә торган токмачта пестицидлар һәм токсиннар тапканнар
Роскачество экспертлары кибетләрдә сатыла торган "доширак" тибындагы тиз әзерләнә торган токмачны тикшергәннәр. Продуктны сыйфат һәм куркынычсызлыкның 170 күрсәткече буенча бәяләгәннәр.

Белгечләр 17 иң популяр сәүдә маркасы белән чыгучы токмачларны тикшергәннәр. Шуларның 14е Россиядә, икесе Казахстанда, берсе - Көньяк Кореядә җитештерелә.

Бер генә марка да Россиядәге сыйфат таләбенә туры килми, дип белдергәннәр оешмада.

Җитештерүчеләр организм өчен зыянлы булган югары сортлы он кулланалар икән. Кайбер маркаларның токмачында пестицидлар һәм ашламалар табылган. Моннан тыш, тиз әзерләнә торган токмачта гөмбәчекләр бүлеп чыгара торган токсиннар булуы ачыкланган. 

Мондый токмачта тоз да артыгы белән, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар