news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тиз йоклап китүнең иң җайлы ысулы

Тиз йоклап китүнең иң җайлы ысулы

news_top
Тиз йоклап китүнең иң җайлы ысулы
Техас университеты галимнәре ничек тиз генә йоклап китәргә һәм йокының сыйфатын яхшыртырга икәнен ачыклаган. Бу бик гади - җылы ванна керергә кирәк, дип яза Medicalxpress сайтына сылтама белән "Известия" газетасы. 

Галимнәр йокы сыйфаты турында 5322 тикшеренүне анализлаган. Әлеге тикшеренүләрдән күренгәнчә, җылы ванна кергәннән соң 10 минутка иртәрәк йоклап китеп була икән. Суның температурасы 40-43 градус җылы булырга тиеш. 

Җылы ваннага йокларга ятканчы 90 минут кала керү яхшырак. Галимнәр моны иң оптималь вакыт дип саный. Шул вакытта гына иң яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Җылы су йоклап китүне дә тизләтә һәм йокының сыйфатын да яхшырта. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар