Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тиз янып китә торган сыекча сибеп, ут төрткән": егетеннән зыян күргән йөкле кыз баласын да, йортын да югалткан

Түбән Кама районында бер егетнең очрашып йөргән йөкле кызына ут төртүе республикада гына түгел, читтә яшәүчеләрне дә тетрәндерде. Ә нәтиҗәләре тагын да аянычрак: ут төртүче вафат, зыян күргән кыз баласын югалткан, аның әтисе йортсыз калып, олы кызы белән тулай торактагы кечкенә генә бүлмәдә яшәргә мәҗбүр.

news_top_970_100
"Тиз янып китә торган сыекча сибеп, ут төрткән": егетеннән зыян күргән йөкле кыз баласын да, йортын да югалткан

Хастаханәдә ятканда Ирина Мокшина видео яздырырга мәҗбүр була. Анда ул әтисенең янган йортын торгызу өчен ярдәм сорап кешеләргә мөрәҗәгать итә.

Фаҗига 19 мартта Түбән Кама районының Шереметьевка авылында була. Тикшерү версиясе буенча, аңны томалый торган матдәләр тәэсирендә булган 26 яшьлек егет 20 яшьлек дус кызы Ирина Мокшинага шалтырата. Сөйләшкән вакытта егет нәрсәдәндер шикләнеп куя, аңа кыз янында кемдер бар кебек тоела.

“Җинаятьче иптәше белән такси ала һәм кыз яшәгән авылга килә. Көнче егет, юлда туктап, тиз янып китә торган сыеклык сатып ала. Йортка кергәч, аны кызның аяк астына сибә һәм тәмәке төпчеге ташлый”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Кыз өйдән йөгереп чыга, күршеләренә чаба. Алар кызга ярдәм күрсәтә һәм ашыгыч хезмәтләр чакырта. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә, ә җинаятьчеләр фаҗига урыныннан качып китә. Әлеге факт буенча, йөкле хатын-кызны үтерергә теләү маддәсе нигезендә, җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта кыз, тәне пешеп, РКБда ята.

Берничә көннән соң ут төртүчене үле килеш табалар. Аның гәүдәсе Шереметьевка авылындагы бер өйдә табыла. Фаразлар буенча, кулларын яндырган исерек егет кеше йортына кергәндә тәрәзәне ваткан һәм нык кына яраланган. Йоклап киткән һәм кан югалту нәтиҗәсендә вафат булган.

Зыян күргән Иринаның бертуган апасы Регина Мокшина сөйләвенчә, әлеге хәл аларның гаилә тормышының астын-өскә китергән.

Юрий Мокшин кызлары Регина һәм Ирина белән

“Шереметьевка авылында әти белән сеңлем яши торган йорт бар иде”, - диде Регина “Татар-информ”га. – Мин ирем һәм кызым белән Түбән Камада тулай торакта яшим. Аны безгә “Охрана” федераль дәүләт унитар предприятиесеннән бирделәр. Без әти белән бер үк оешмада эшлибез. Ул шина заводында сакта эшли”.

Юрий Мокшинга хәзер 60 яшь. Сентябрь аенда пенсиягә чыгачак. Ләкин хыялындагыча ял итү мөмкин булмас, мөгаен. Картлык көнендә ул бердәнбер яшәү урынын югалткан. Юрий Алексеевичка көченнән килгәнчә эшләргә туры киләчәк.

17 ел элек Юрий Мокшинның хатыны яман шештән вафат була. Ир-ат ике кызы белән ялгыз кала. Олы кызына – 15, төпчегенә өч яшь була.

“Әти үз гомерендә эштән башка берни дә күрмәде. Каһәрләнгән кебек эшләде дә, эшләде. Һәм барысы да үз балаларын аякка бастыру өчен. Шор заводы ябылганчы, күп еллар шунда эшләде. Авыр вакытларда өйдә ат дирбияләре ясады. Безнең, кызларының кимендә иң кирәкле әйберләре булсын, диде. Сүз уңаеннан, янган йортны да аңа шор заводыннан биргәннәр иде. Аның өчен ул оешмада 10 ел эшләде”, - дип сөйләде әтисе турында Регина.

Олы кызы сүзләренчә, әтиләре беркайчан да эчмәгән, тәмәке тартмаган. Шуңа күрә Регинага сеңлесенең шикле егет белән очраша башлавын белү бик сәер булган.

“Алар арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйлап та карамадым. Ирина шактый йомык кеше. Аның йөкле булуын шушы хәлдән соң гына белдек”, - диде Регина.

Яшь хатын сүзләренчә, ул фаҗигале төндә әтиләре өйдә булмаган. Ул дежурда булган, ә кайткач йорт урынында янгын хәрабәләренә генә тап була.

“Сеңлем егетенең төнлә килгәнен, адекват хәлдә булмавын сөйләде. Каты гына ачуланышканнар. Бер мизгелдә учак яндыра торган сыеклык алган һәм Иринаның өстенә сипкән, калганын идәнгә түккән. Соңыннан тәмәке төпчеге ташлаган”, - дип Регина сеңлесе Иринаның сүзләрен җиткерде.

Аның сүзләренчә, Ирина үзе дә һаман шок хәлендә. Аның гәүдәсенең аскы өлеше пешкән. Табиблар аның баланы саклап кала алмаган. Хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсендә ятучы кызның бинтларын наркоз ясап кына алыштыралар. Озак вакыт дәвалану таләп ителә. Ә хастаханәдән чыккач аның барыр җире юк. Янган йорт аның өчен дә бердәнбер яшәү урыны булган.

Ирина Мокшина хастаханәдә яткан вакытта видео яздырган. Анда ул әтисенең янган йортын торгызу өчен ярдәм сорап кешеләргә мөрәҗәгать итә.

“Безнең гаилә бу йортка 1989 елда күченгән. Ут бар нәрсәне – җиһазларны, киемнәрне, көнкүреш техникасын юкка чыгарды. Әти эшенә нәрсә белән киткән, шуның белән калды. Ул йортны торгызырга тели. Ихатага барып аны чистарта башлады”, - дип күз яшьләрен яшерә алмыйча сөйли Регина.

Яшь хатын сүзләренчә, аларның гаиләсенә ярдәм килә башлаган инде.

“Күршеләр калдык-постык төзелеш материаллары, аш-су кирәк-яраклары, хәтта ризыклар да алып килә башлады. Акчаларны кайда күчерергә була дип шалтыраталар. Без халыкка бик рәхмәтле. Хәзер безгә теләсә нинди ярдәм дә бик урынлы. Ләкин администрациядән генә беркем дә килмәде, ярдәм кирәкме дип сорамады. Шул гына күңелне тырнап тора”, - диде Регина.

Регина Мокшина район башлыгы Айдар Метшинга кабул итүгә язылган. Ул аннан туганнары өчен вакытлыча яшәп тору урыны һәм йорт төзелеше өчен ярдәм сорарга тели. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100