news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тиз тозлана торган кыяр рецепты

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш бухгалтеры Вәзирә ханым Чураева без – хезмәттәшләрен тиз тозлана торган кыяр белән сыйлады. Чынлап та, кыяр телне йотарлык тәмле булган. Сез дә тозлап карагыз әле, хөрмәтле хуҗабикәләр.

news_top
Тиз тозлана торган кыяр рецепты
Өч литрлы кәстрүлнең төбенә укроп, чия, карлыган яфраклары, сарымсак салып башлары киселгән кыярларны тутырасың. Өстенә 2 аш кашыгы тоз салып кайнап чыккан су коярга. Өстенә капкач ябып, авыр әйбер белән бастырып куярга кирәк.

Тозлы кыяр 10-12 сәгать эчендә әзер була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар