Тиз тозлана торган кәбестә
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасыннан кичтән тозласагыз иртәнгә әзер була торган кәбестә рецептын тәкъдим итәбез.
2 кг кәбестә, 1 кг кыяр, 2 уртача кишер, 1 болгар борычы.
Кәбестәне озынчалап, кыяр һәм болгар борычын вак кына итеп турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз. Барысын бергә болгатып 3 литрлы банкага салабыз да, кайнап чыккан маринадны коябыз.
Маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе .
Табынга биргәндә кәбестәгә көнбагыш мае өстәгез һәм суган турап салыгыз.