Тиз һәм җиңел әзерләнә торган тәмле пирог рецепты
Бу пирог манный белән пешерелә.
Манный пирогы өчен кирәкле ингредиентлар: 1 йомырка, 250 мл кефир, 100 гр шикәр комы, 100 гр манный ярмасы, 150 гр он, 1 чәй кашыгы сода, 100 гр эретелгән ак май.
Йомырка, кефир, песок, манный, онны бергә кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Бер сәгатькә калдырабыз. Аннан сода һәм эретелгән ак майны өстибез.
Әлеге массаны силикон табага салырга. 180°С градуска кадәр җылытылган духовкада 30 минут пешерергә.
Тәмле булсын!