Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиз өлгерә торган төче камыр рецепты

Әлеге рецептны "Туры элемтә" сәхифәсе кысаларында, ресторатор Резеда Хөсәенова тәкъдим итте.

news_top_970_100
Тиз өлгерә торган төче камыр рецепты
- Чүпрәле камыр ашагач ашказаным авырта, шуңа күрә төче камырга өстенлек бирәм. Тиз өлгерә торган камыр рецепты әйтә алмассыз микән? (Фәния, Саба).

- Әлеге камырдан гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. ашамлыклар әзерләргә мөмкин. Кулланылачак ингредиентларны бергә-бер, тигез күләмдә алырга кирәк. 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май (атланмай кулланырга да була), чамасы белән тоз, шикәр комы салып, барысын бергә әйбәтләп болгатабыз, иләгән он өстәп, яхшы итеп камыр басабыз. Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан төрле ризыклар пешерергә була. Шуны онытмагыз: чәй содасы салырга кирәкми, ул камырны каралта.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100