Тиз кабара торган торган камыр рецепты
Тәския Вәгыйзовадан тиз кабара торган камыр рецепты.
"Улыма мәктәптән кайтуына сарделька белән камыр ризыгы әзерләдем", – дип яза Тәския Вәгыйзова.
1 стакан җылы сөт ,1 аш кашыгы коры чүпрә, 4 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, тоз, шикәр комы, бөтенесен салып коймакка кебек сыек камыр тугладым. 15 минуттан соң камырны он өстәп басып, менә шундый ризык ясадым. Әз генә ял иттереп пешердем.
Ашларыгыз тәмле булсын!