Тиз кабара торган камыр рецепты
Әлеге камырдан теләсә нинди пирог пешерергә мөмкин.
Камыр өчен кирәкле ингредиентлар: 1 стакан кефир, 0,5 стакан сыек май, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, чүпрә (кечкенә пакетның яртысы, якынча 5 г), он.
Кефир белән сыек майны микродулкынлы мичтә бераз гына җылытырга. Аннан тоз, шикәр комы, чүпрә, он салып яхшылап болгатып, камыр басабыз. Камырның өстен каплап, 15 минут ял иттерәбез. Бу вакыт эчендә камыр кабарырга тиеш.
Камыр әзер. Әлеге камырдан теләсә нинди пирог пешерергә була.