Невролог Конрадо Эстол тиз йоклап китә алган кешеләр өчен начар хәбәр җиткерде. Бу хакта «Радио 1» яза.
Белгеч сүзләренчә, кайбер кешеләр тиз йоклап китә алулары белән хәтта горурлана. Әмма бу хроник рәвештә йокы җитмәүне күрсәтергә мөмкин. Аның аңлатуынча, кичкә таба мондый кешеләрнең организмы нык арый.
Невролог әйтүенчә, йоклап китү өчен иң кулай вакыт — 10-15 минут. Кайвакыт бер мизгелдә йокыга китү гадәти күренеш булырга мөмкин. Әмма бу даими рәвештә кабатланса, төнге ял вакытын озайтырга яки йокы режимын тагын да тотрыклырак итәргә кирәклеген күрсәтергә мөмкин, дип аңлатты Эстол.