Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиз генә яңа эш табу өчен җиде киңәш

news_top_970_100
Тиз генә яңа эш табу өчен җиде киңәш
Салават Камалетдинов, архив

«Карьера үсеше университеты»на нигез салучы Татьяна Минаева сүзләренчә, эш бирүче – рекрутер, эш эзләүче – кандидатны берничә пункт буенча бәяли. Ул тиз генә эшкә урнашу өчен киңәшләрен биргән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

  1. Вакансиядә күрсәтелгән функцияләр барысы да резюмеда да билгеләнгән. Әлбәттә, кирәкле тәҗрибәнең 50 проценты туры килгән, яки бөтенләй тәҗрибәсе булмаган кешеләрне дә эшкә чакырулары мөмкин. Ләкин күпчелек очракта барысы да туры килгән очракта эшкә алалар.
  2. Резюмеда кешенең казанышлары күрсәтелгән. Әгәр алар булса, хезмәткәрне «нәтиҗәле эшче» дип саныйлар.
  3. Канидидат резюме җибәргәндә уникаль хат та язган. Эш бирүче моны «мотивация һәм аналитик сәләт билгесе» дип бәяли. Ягъни, кандидат рекрутерга нәрсә кирәген өйрәнгән һәм шундый хат язарга иренмәгән.
  4. Резюмеда орфография хаталары юк.
  5. Кандидат эш буенча аралашканда хат язу кагыйдәләрен белә, чакырып җибәрелгән хатларга җавап бирә, рәхмәт әйтә һәм башкалар.
  6. Кандидат очрашуда үзен дустанә тота, агрессив түгел, мәсьәләләрне чишү белән кызыксына.
  7. Кандидат сорауларга грамоталы итеп җавап бирә. Аның башка эш эзләү сәбәбенең логикасы һәм сәбәпләре аермачык күренә, җаваплары тулы, тәфсилле була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100