news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тиз әзерләнә торган «Цезарь» кабымлыгы

news_top
Тиз әзерләнә торган «Цезарь» кабымлыгы
Фото: © Гөлназ Әхтәмҗанова

Әлеге кабымлыкка барлык ингредиентлар да «Цезарь» салатындагы кебек: ак ипи, ипи өчен тәмләткечләр, тавык түшкәсе, черри помидоры, сыр, яшел салат яфрагы. Соус өчен – кибет каймагы, майонез, яшел үләннәр.

Ак ипине тәмләткечләр белән мичтә бераз киптереп алабыз. Ипи өстенә кибет каймагы, майонез һәм яшел үләннәр турап салынган соус сылыйбыз. Өстенә яшел салат яфрагы куябыз. Аның өстенә кыздырылган, озынча юка телемнәргә киселгән тавык түшкәсен, аның өстенә черри помидорын турап куябыз, иң өскә угычтан чыгарылган сыр сибәргә. Кабымлык әзер, тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар