Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиз арада намаз укырга ничек өйрәнергә?

ТР Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча “Ислам. Беренче адымнар” проектын башлап җибәрә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова сөйләде.

news_top_970_100
Тиз арада намаз укырга ничек өйрәнергә?

- Күптән түгел генә исламга килгән мөселманнар еш кына эшне нәрсәдән башларга кирәклеген һәм дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белми. Бу проект ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән. 

Укулар Казанның Галиев мәчетендә узачак. Дәресләрдә 12 яшьтән 60 яшькәчә теләгән һәркем катнаша ала. Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә сәгать 9.00дән 12.00гә кадәр үткәрелә. 

Укыту программасы биш дәрестән тора – "Кереш өлеш": тәһарәт һәм госелне ничек башкарырга; "Намаз дәресләре" ике өлештән тора. Намаз уку тәртибе һәм намазда укыла торган сүрәләр, догалар белән танышырга була. "Гакыйдә дәресләре": иманның төп баганалары; "Сира дәресләре": Мөхәммәд пәйгамбәр, аның тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле. 

Дәресләр бушлай, татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Проектта катнашу өчен + 7 (843) 237-86-18 телефоны аша язылырга кирәк, - диде ул.



Айгөл Биктимерова әйтүенчә, ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәзрәтләре – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Лаеш районындагы “Салих” мәчете имамы Зәкәрия Тимганов һәм шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман яшьләре укытачак дип планлаштырыла.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100