"Әтисенең кызы!" Гүзәл Уразованың әтисе юбилеен бәйрәм итә
"Әтисенең кызы!" Гүзәл Уразованың әтисе юбилеен бәйрәм итә
Бүген Гүзәл Уразова әтисе Әскәрнең туган көнең - 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Синең кебек гади кеше бик сирәк,
Син безнең өчен һәрчак үрнәк
Ак бәхетле мул тормышта яшә әни белән бергә.
Таза озын гомерләр телим сиңа, әтием.
Бармы икән җир йөзендә бизмән
Яхшылыкны синең үлчәрлек
Синнән күчкән яшәү көче әти
Мең дәрьяны җырлап кичәрлек.
Өебезнең үзәге син әти
Гаиләбезнең йөрәге син әти
Барыбызның терәге син, әти
Язмышыбызның бүләге син, әти.
Минсинеярата", - дип язган Гүзәл Уразова.
Инстадуслары Гүзәлнең әтисенә бик охшавы турында яза.
"Бәхетле әти-әни шундый тәртипле кызлары бәхетле".
"Сез әтиегез кызы икән, - дип яза алар.