Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисен эзләп чыгып киткән ун яшьлек бала югалган

Данилның үзе белән акчасы да, мобиль телефоны да юк.

news_top_970_100
Әтисен эзләп чыгып киткән ун яшьлек бала югалган

Оренбург өлкәсенең Сакмар районындагы Чапаев авылында яшәүче 10 яшьлек Данил Казаков югалган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Баланың фотосы Тикшерү комитеты сайтында урнаштырылган.

Данил 19 ноябрьдә кичке тугыз тулганда өеннән чыгып китә. Хәзерге вакытка кадәр баланың кайда булуы билгесез. Өлкә буенча тикшерү органнары җинаять эше ачкан.

Баланы Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, тикшерүчеләр, битараф булмаган кешеләр эзли.

«Тикшерү төрле версияне барлый. Шул исәптән Данил Казаков мөстәкыйль рәвештә узып баручы транспортта утырып хәрәкәт итә дип тә фаразлана. Бу малай әтисен эзләп Ульяновск өлкәсенә чыгып киткән булуы ихтимал. Бала Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Мордовия, Самара өлкәләре аша әтисе янына барырга мөмкин», — дип сөйләгән тикшерүчеләр.

Данил Казаковка карап торышка ун яшь. Буе 140 см чамасы. Ябык гәүдәле, күзләре соры, чәчләре саргылт. Кызыл төсле, капюшонлы, кыска куртка, ачык зәңгәр төсле джинс чалбар, кара төсле бәйләнгән башлык, кара төсле ботинка (астында ак сызыгы бар), зәңгәр төсле майка кигән. Үзе белән акчасы да, мобиль телефоны да юк.

Бу бала турында мәгълүматы булган һәркемгә Оренбург буенча Тикшерү комитетына 8 (3532) 34-38-01 телефонына шалтыратырга сорыйлар. Шулай ук 123 (балага куркыныч яный) яки 02 номерына да шалтыратырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100