Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисенә 23 февральгә сюрприз ясаганда нәни малай һәлак булган

Сабый кадакны авызына капкан һәм тирән итеп сулыш алган.

news_top_970_100
Әтисенә 23 февральгә сюрприз ясаганда нәни малай һәлак булган
https://pixabay.com/

Ростов өлкәсенең Кривянский бистәсендә дүрт яшьлек бала һәлак була. Бала әтисенә 23 февральгә бүләк ясарга җыенганда фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

21 февральдә нәни малай балалар бакчасында әтисенә бүләк әзерли. Бәйрәм открыткасын балалар өйләренә алып китә. Мәрхүм бала да открытканы өенә алып кайтып, стенага кадаклап куймакчы була. Моның өчен бала канцелярия кадагы да таба. Ул урындыкка баса, кадакны авызына каба. Кызганыч, сабый моның куркыныч икәнен аңламый. Ул тирән итеп сулыш ала һәм кадакны йотып җибәрә.

Сабый буыла башлый, аңа сулыш җитми. Әти-әнисе малайга ярдәм итәргә тырышып карый. Аннары алар үз көчләре белән генә баланы коткара алмаганлыгын аңлый. Күршеләр баланы һәм аның анасын хастаханәгә илтә. Әти белән әни кеше табибларны эзләп тапканда, малай зәңгәрләнә башлаган була инде.

Табиблар баланы коткарырга тырыша. Тик бер сәгатьтән сабый җан бирә.

Рентген кадакның бронхларга кадалып калуын күрсәткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100