Асия Исламовна, язның беренче яңгырына ничек кенә сөенмәсен, барыбер идарә компаниясенә шикаять язып барырга мәҗбүр булды.
– Нәрсә сезгә, апакай? – дип каршылады аны начальнигы, хөрмәт белән.
– Менә, җаныкаем, түбәбез тишелгән ахрысы, башыма тамчы тама. Мин соңгы катта яшим... – дип башлады ул сүзен, үтенечле итеп.
– Әйе шул, түбәне ямарга кирәк, әбизәтелне! – диде аңа җавапка начальник, татарчарак. – Бу хайваннар түбә карын көрәгәндә бөтен шиферны тишеп бетергәннәр…
– Менә шуның өчен килдем дә инде мин, – дип әйтеп куйды апакай.
Ләкин начальник, бу мәсьәләдән читкәрәк тайпылып, мондый сорау әйтеп ташлады:
– Компьютерыгыздан карагыз әле, йортыгызга күпме акча күчерелгән капиталь ремонтка?
– Мин компьютер белән эш итә белмим, акчаны бит һәрвакыт вакытында түлибез.
– Әйе, – диде начальник, – әлеге мәсьәләдә безнең кыенлыклар күп.
– Ә нәрсә булган? – дип сорарга мәҗбүр ителде апакай.
– Нәрсә, телевизор карамыйсызмы әллә? Көньяк-көнчыгыш Замбуриндә ниләр барганын белмисезме? Валюта курс буенча югарыга сикергән, борча дустан курыккан кебек.
– Ә миңа нәрсәгә анда алай булуы? – дип куйды Асия Исламовна, исе китмәгәндәй.
– Менә сез бернәрсә дә белмисез бу мәсьәләдә, ә безнең караш – гомумдәүләти. Без әлеге дәүләт белән сәүдә итәбез, түбә япкыч материаллар сатып алабыз. Хәзерге моментта әлеге гамәл безгә файдалы түгел, шуңа күрә калай-шифер җитешми.
– Ә син безнең түбәне яма.
– Әй сез, апакай, әйтеп тә карыйсыз! – дип башлады начальник бу сорауга җавабын, төшенке тавышы белән. – Мин икенче ай буе төннәрен йоклый алмыйм. Ишеттегезме, нинди җил-давыллар булып узды ил буйлап? Күп кешеләр бөтенләй түбәсез калды, ә сез ниндидер тишек турында зар куптарасыз? Караватыгызны тамчы таммый торган урынга күчерегез дә рәхәтләнеп йоклагыз!
– Анысы дөрес, түбәбез үз урынында, миндә бит әле бәләкәй балалар, – апакай кулъяулыгын күзенә китерде.
– Менә монысы – чын гражданлык позициясе! – диде начальник, мөрәҗәгать белән килгән апакайны озата чыгып. – Көтегез, төзәтербез, барысы да җайлансын, тынычлансын әле.
Асия Исламовна ерак китәргә өлгермәде, начальникның кесә телефоны телгә килде.
Урынбасары икән:
– Ишеттегезме, кичә Хитров белән Толкунов бер машина шиферны 20 меңгә читкә сатканнар!
– Нәрсә? – дип акырып җибәрде начальник. – Ничек алар... Кабахәтләр... Монда түбә ябарга әйбер табалмыйбыз…
Ачуы басылып, тынычлангач, ул мобильнигын өстәлгә куйды да кәнәфиенә утырды:
– Вәт бәдбәхетләр! Ә миңа бит 5 мең дип әйттеләр…