Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе тешләп юаткан өч айлык бала үлгән

Эштән кайткан әни кеше сабыеның мәетен тапкан.

news_top_970_100
Әтисе тешләп юаткан өч айлык бала үлгән
Красноярск өлкәсендә сабый баласын үтерүдә шикләнеп, әти кешене кулга алганнар. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты  матбугат хезмәте хәбәр итте.

Баланың мәетен 25 сентябрь иртәсендә фатирда тапканнар. Аның тәнендә кыйнаган һәм тешләгән эзләр булган.

Ике балалы гаилә Дивногорск шәһәрендә яшәгән. Гаиләдәге кыз балага 1 яшь 8 ай, ир балага 3 ай булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 21 яшьлек әни кеше 24 сентябрьдә кичке бишләр тирәсендә эшкә киткән. 25 сентябрьдә иртәнге җиде тирәсендә эштән кайткач, ул ир баласының мәетен тапкан.

Хатынның 25 яшьлек ире бала кычкырып елады дип сөйләгән. Ата баланы тынычландырып караган. Бала туктамагач, кулы белән ике тапкыр баланың битенә суккан, җилкәсен тешләп алган. Шуннан соң ата сыра эчкән һәм йокларга яткан.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең ничек булганын ачыклый. Ата кешене табиблар тикшерә. Аның наркотиклар йә алкоголь кулланып исерек булмаганмы икәнен билгелиләр.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100