Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әтисе әнисен буып үтергән": 14 яшьлек малай әнисенең мәетен баздан тапкан

"Әтисе әнисен буып үтергән": 14 яшьлек малай әнисенең мәетен баздан тапкан

news_top_970_100
"Әтисе әнисен буып үтергән": 14 яшьлек малай әнисенең мәетен баздан тапкан
Башкортстанның Тәтешле районында 36 яшьлек хатынны үтергәннәр. Аның мәетен 14 яшьлек улы баздан табып алган. Бу турыда "Башинформ"агентлыгы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре хатынны көч кулланып үтергәннәр дип фаразлый. Әлеге хәлдән соң Балтач районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 20 июльдә иртәнге якта мәрхүмә хатын 33 яшьлек ире белән талаша. Хатын ирен салгалап йөрүдә, эшләмәүдә гаепли. Җәнҗал вакытында ир хатынының башына берничә тапкыр шешә белән суга. Шуннан соң ул хатының бау белән буып үтерә. Җинаятьче ир мәрхүмәнең мәетен үз йортының ишегалдындагы базга яшереп куя.

Иртәнге якта йокыдан уянган 14 һәм 11 яшьлек балалар әниләрен эзли башлый. Бу вакытта әти кеше тыныч кына чәй эчеп утыра. Ул улын тынычландыра, әнисе эшләре белән чыгып китте дип аңлата. Ләкин малай әтисенең сүзләренә ышанмый, әнисен эзләвен дәвам итә. Олы улы әнисенең мәетен баздан табып ала. Шуннан соң ул кече энесен күрше хатыны янына кертә, өйдә булган фаҗига турында сөйләп бирә.

Күрше хатыны полициягә хәбәр итә, җинаятьче ир торган йортны тыштан бикләп куя. Ләкин полиция килгәнче, ир тәрәзәдән чыгып кача һәм урманга китеп яшеренә.

Полиция хезмәткәрләре хатынын үтерүдә шикләнелүче ир-атны этләр белән эзли.  Урманда аның аяк киеме эзләрен күрәләр. Олы улы әтисенең аяк киеме эзе нинди булуын сөйләп биргән була. Шуннан соң бу кешене урманда табып алалар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, хатынын үтерүдә шикләнелүче иргә карата гаепләү белдерелгән. Ул үз гаебен танып күрсәтмә биргән. Аның сүзләренчә, барысына да көнчелек һәм алкоголь гаепле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100