Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе машинада калдырган сабый янып үлә язган

Эшләп торган машинага ут капкан, бу вакытта әти кеше тыныч кына ашханәдә ашап утырган.

news_top_970_100
Әтисе машинада калдырган сабый янып үлә язган
https://pixabay.com

9 ноябрьдә Коми Республикасыың Печора шәһәрендә әти кеше ике яшьлек улын машинада калдырган, үзе ашханәгә ашарга кереп киткән. Шул чакта автомобильгә ут каба, бала төтен исенә агулана һәм тәне пешә. Хәзер Тикшерү комитеты әлеге вакыйга сәбәпләрен ачыклый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ут капкан машина янына коткаручылар килгән мизгелне видеога төшереп алганнар. Аларның берничә утны сүндерә, башкалары машина ишеген ватып ача, баланы коткаралар. Аннары сабыйга табиблар ярдәм күрсәтә. Бу вакытта баланың атасы ашханәдә ашап утыра.

Әти кеше йокыга киткән баланы машинада калдыра. Двигательне дә сүндерми. Ул фаҗига килеп чыгар дип башына да китерми, диелә бу хәбәрдә.

«Салондагы бала ис газына агулана, пешә, аны хастаханәгә салдылар. Вакыйга сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый», — дигәннәр Тикшерү идарәсендә.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, 24 яшьлек әти кеше ашханәдә 10 минут чамсаы гына була. Ул чыкканда машина дөрләп яна. 

«Комиинформ» белешмәсе буенча, әти кеше үзе дә янгын сүндерүче булып эшли.

Мондый очраклар илдә шактый. 2018 елда Мәскәү өлкәсендә парковкада әнисе машина эчендә калдырып киткән бала тончыгып үлә. Ул өч сәгатьләп бикле машинада утырган. Бу вакытта урамда эссе була, бала иминлек каешын эләктергән килеш утырып тора һәм һәлак була.

Уфада машина салонында ялгызы утыра торган күкрәк баласы каты елый, иреннәре зәңгәрләнеп бетә, аны узып баручылар күреп ала. Алар ашыгыч ярдәм чакыра, баланы коткаралар.

Баланы кышын да, җәен да ялгызын машинада калдыру куркыныч. Ул өшергә, эсседән пешәргә, эшләп торган машина эчендә төтенгә агуланырга мөмкин.

Закон буенча, 7 яшькә кадәрге балаларны ябык машинада ялгыз калдыру катгый тыела, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100