«Әтисе кызы» — Гүзәл Уразова төпчек кызын күрсәтте
Иҗади гаиләнең дүртенче балаларына 7 ай булган.
Гүзәл Уразова төпчек кызы Ариана белән төшкән фотосын күрсәтте.
«Исәнме, дөнья! Бу мин - Ариана! Бүген миңа 7 ай. Мин әзрәк үстем, ике тешем чыкты. Рәхмәт миңа изге теләкләр теләгән өчен. Сезгә күп сәламнәр җибәрәм», — дип язган җырчы кызы исеменнән.
Бәләкәч кызны әтисенә һәм абыйсы Самирга охшатканнар. «Әтисе кызы бит ул», «Әтисенә охшаган», «Бәләкәй Самир бит бу», — дип комментарий калдырган игътибарлы инстачылар.