Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе кыйнап ташлаган малайның сөякләре сынып беткән

14 яшьлек бала реанимациядә ята, аның кабыргалары сынган, башы имгәнгән, тәне кара янган.

news_top_970_100
Әтисе кыйнап ташлаган малайның сөякләре сынып беткән
https://pixabay.com

2020 елның 29 декабрендә төнлә белән Мәскәүдә бер ир-ат 14 яшьлек улын кыйнап имгәтә. Баланың әнисе ашыгыч ярдәм чакыра. Хатын улының егылуын һәм башы авыртуга зарлануын әйтә. Ләкин табиблар баланы карагач, бу сүзләрнең ялган булуын аңлап ала. малайның тәнендә дистәгә якын урын кара янган, кабыргалары сынып беткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Имгәнгән баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Аның башы да имгәнүе ачыклана. Табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Реанимциядә яткан баланы хокук саклаучылар сораштыра.

«Малай сүзләренчә, аны әтисе имгәткән. Ул баланы вәхшиләрчә кыйнап ташлаган, үзе бу вакытта исерек булган», — дип сөйләгән сайтның үз чыганагы.

Үсмер бала Яңа елны хастаханәдә каршылаячак. Якын арада аңа операция ясарга җыеналар, берничә операция кирәк булуы да ихтимал. 

Әти кеше исә күрсәтмәләр биргән, ул гаебен таный.

«Әлеге факт буенча тикшерү бара. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100