Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе кергәндә, мәетнең башын кисеп ята иде». Нефтекамада бер ир-ат энесен үтергән

31 һәм 33 яшьлек абыйлы-энеле туганнар ачуланышкач, фаҗига килеп чыккан.

news_top_970_100
«Әтисе кергәндә,  мәетнең башын кисеп ята иде». Нефтекамада бер ир-ат энесен үтергән
https://pixabay.com

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек ир-ат 31 яшьлек энесен үтереп, мәетен тураклаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нефтекама районара тикшерү бүлеге туплаган дәлилләрне суд җитәрлек дип тапкан һәм 33 яшьлек ир-атны "Үтерү" маддәсе буенча гаепле дип карар чыгарган.

Тикшерү ачыклаганча, 2020 елның 10 ноябрендә кич белән абыйлы-энеле ике туган талаша. Шул вакытта 33 яшьлек ир-ат энесенә пычак белән кадый. Энесе шунда ук үлә.

Абый кеше җинаять эзләрен яшерү өчен, мәетне туракларга була. Ул энесенең башын гәүдәсеннән аерырга маташкан чакта, өйгә әти кеше килеп керә.

Әти кеше хокук саклаучыларны чакыра. Бу вакытта җинаятьче качып өлгерә. Тик полиция хезмәткәрләре аны тиз арада тоткарлый. Ул узып баручы машиналарга утырып, качып китмәкче булган.

33 яшьлек ир-ат судта гаебен танымый.

Суд карары буенча, аны 11 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100