Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе белән әнисе 5 яшьлек кызны аэропортта онытып калдырган

Аэропортта бер үзе йөргән балага башка кешеләр игътибар иткән.

news_top_970_100
Әтисе белән әнисе 5 яшьлек кызны аэропортта онытып калдырган

Германиядә бер гаилә ялга барып кайткан. Ялдан кайтышлый, әлеге гаилә Штутгарт аэропортында 5 яшьлек кызларын онытып калдырган. Бу турыда Лента.ру сайты хәбәр итте.

Аэропорт буенча бер үзе йөргән балага башка кешеләр игътибар иткән. Алар полициягә хәбәр иткән. Аэропорт хезмәткәрләре микрофоннар аша югалган бала турында хәбәр биргән. Шулай да, кызны алырга килүче табылмаган. Сак хезмәткәрләре кызны полиция бүлекчәсенә илтеп биргән.

Әти-әнисе бу кызны полициядән килеп алган. 

Ялдан кайткан ир белән хатын аэропорттан төрле машиналарга утырып киткән. Әтисе баланы әнисе алып китте дип уйлаган. Әни кеше исә кыз әтисе белән китте дип белгән. Өйгә кайтып җиткәч кенә, әти белән әни бала югалганын, аңлап алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100