Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тирескә карап сыердагы авыруларны ничек белергә?

news_top_970_100
Тирескә карап сыердагы авыруларны ничек белергә?
Салават Камалетдинов фотосы

«Сыерларның сәламәтлегендә карта мөһим роль уйный. Әмма карта җиде күзәнәк катламы калынлыгында була һәм күп нәрсәне чыгара ала. Ә эчәклек нибары бер кат күзәнәк калынлыгында гына, шуңа күрә аның зарарлану куркынычы да зуррак. Эчәклектә күзәнәк бәйләнешләре өзелә һәм зарарлы матдәләр канга эләгергә мөмкин. Нәтиҗәдә, терлек организмы эчәклектән кальцийны азрак үзләштерә һәм сыерларда кинәт кенә сөт бизгәге симптомнары барлыкка килә», – дип аңлата Wolvega ветеринария клиникасы белгече Фокке Сиккема «Агросила России» сайты хәбәрендә.

Галимнәр фикеренчә, сыер тиресенең әчелеге (рН) терлек эчәклегенең әчелеге күрсәткеченең яхшы билгесе булып тора. Шулай ук реаль вакыт режимында тиреснең рН балансын үлчәү шактый файдалы икән.

рН 6,6 күрсәткеченнән түбән булганда эчәклек әче була. Һәрвакыт рН төшкән саен, эчәклек стенкасы ныграк зарарланган була. Тирестә рН дәрәҗәсе шуның белән бәйле һәм оптималь күрсәткеч 6,5тән 7,0гә кадәр булырга тиеш.

Тикшеренү вакытында 10 фермада якынча йөзләп сыерны тикшергәннәр. Аларның 40 процентында эчәклекләрендә рН дәрәҗәсе 6дан түбәнрәк булып, күпмедер дәрәҗәдә әчелек булган.

«Моны гадәттә тирескә карап белеп тә булмый. Әчелек булганда, күпләр тизәк ачык төстә, сыек, һәм анда эшкәртелмәгән өлешләр була дип уйлый. Ә чынлыкта, нәкъ киресенчә: тирес күпкә куерак иде. Ветеринар буларак, безгә тиреснең үзенчәлекләре белән терлекнең сәламәтлеге арасындагы бәйләнешне белергә кирәк», – дип аңлата Сиккема.

Димәк, мөгезле эре терлек рационындагы крахмал рН күрсәткечен төшерә. Шикәр, чи клетчатка һәм ферментлаша торган органик матдәләр тиреснең рН күрсәткечен арттыра.

«Бу – яхшы силосның мөһимлеген күрсәтә. Терлектәге үзгәрешләрне үзегез үк күрә алачаксыз. Мәсәлән, бер компаниядә сыерларның рационында 100 грамм коры матдәгә 200 грамм крахмал туры килә, барлык сыерларның да тиресләрендә рН дәрәҗәсе 7дән югары. Азыкны дөрес әзерләү һәм силосны дөрес саклау, ваклау, җылы вакытларда ешрак ашату һәм саклагыч компонентлары булган буфер катнашмасын ашату бик мөһим. Туклануда һәм рационның үзендә үзгәрешләр азрак булу – сәламәт эчәклекнең нигезе. Шушы тәртипне сакласагыз, алга китеш савымда һәм ашату нәтиҗәсендә күренәчәк», – дип йомгаклады эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100