«Тиресе һәм ите чегәннәргә сатылган»: Чувашиядәге себер түләмәсе безгә килергә мөмкинме?
Март уртасында Чувашиядә себер түләмәсе йоктыру очраклары билгеле булды, андагы бер авылда яшәүчеләр авыру үгезне суя. 17 марттан Иске Акташ авылында карантин кертелә. Өч кеше себер түләмәсен йоктырганнан соң, «ветеринария кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында инфекция таралу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
«Әлеге чир аеруча куркыныч авырулар рәтенә керә»
Казан Республика ветеринария лабораториясенең Бактериология бүлеге башлыгы Людмила Салина «Казанские Ведомости» журналисты Карина Кострулеваның, себер түләмәсе йоктыруның төп юллары һәм аннан ничек сакланырга, дигән сорауларына җавап бирде.
Себер түләмәсе – Bacillus anthracis бактерияләре китереп чыгарган йогышлы авыру, әлеге чир кискен һәм аеруча куркыныч сапрозоонозлар төренә карый.
«Себер түләмәсенең барлыкка килү сәбәпләре – аның барлыкка килүен һәм таралуын булдырмау буенча мәҗбүри таләпләрне үтәмәү. Чир, гадәттә, чалынган хайванның түшкәләрен эшкәрткәндә, чирле терлек итен һәм ит продуктларын ашаганда, авыру хайваннарның тиреләрен тоткан вакытта йога. Кан суыручы бөҗәкләр тешләгәндә, зарарланган туфрак һәм авыруны китереп чыгаручы споралы аэрозоль сулаганда да авыруны йоктыру мөмкин», – дип сөйли эксперт.
Белгеч сүзләренчә, әлеге авыру аеруча куркыныч инфекцияләргә карый. Ләкин ул дәвалана. Аңа каршы профилактик вакцинация бар.
«Инфекциянең кайдан йогуыны карап, кешедә авыруның тире, эчәк яки үпкә формасы була ала», – дип аңлатты Салина.
Куркыныч авыру йокмасын өчен нишләргә? Белгеч әйтүенчә, бернинди очракта да рөхсәтсез сәүдә урыннарыннан ит сатып алырга ярамый. Мәсәлән, трассаларда яки кулдан. Әмма ит сатып алудан тулысынча куркырга кирәкми, чөнки сатуга тикшерелгән продукция керә.
«Ветеринария хезмәте гражданнарыбызның сәламәтлеген саклый», – ди әңгәмәдәш.
Татарстанда авыру таралудан куркырга кирәкме?
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыгуллин аңлатканча, Татарстанда себер түләмәсенә бирешә торган барлык терлекләр дә бу куркыныч йогышлы авыруга каршы ел саен 2 тапкыр вакцинация уза.
«Куркырга кирәкми – безнең республикада барлык чаралар да күрелә. 30нчы, 40нчы һәм 50нче елларда республикада себер түләмәсе булган, шуңа күрә без әлеге авыруны йоктыру куркынычы булган барлык терлекне себер түләмәсенә каршы елына 2 тапкыр вакцинациялибез», – ди ул.
Мотыгуллин сүзләренчә, республиканың ветеринария табиблары авыру хайванның Чувашия фермерына ничек эләгү юлын тикшергән. Ул Татарстан белән берничек тә бәйле түгел.
«Тиресе һәм ите чегәннәргә сатылган. Бездә, әлеге терлек, бәлки, бездән алынгандыр, дигән шик бар иде. Шуңа күрә бу очракны игътибарсыз калдыра алмадык. Аны бозау вакытында ук сатып алган булганнар», – дип аңлата ул. Әмма Мотыгуллин бу куркуларның расланмаганлыгын әйтә.