Тире яман шешенең беренче билгеләре нинди?
Мәскәү өлкәсе онкология диспансеры табибы Денис Сидоров тире яман шешенең беренче билгеләрен атады.
Беренче чиратта, тәндәге төзәлми торган яралар, читләре аермачык булмаган, төсләре аерыла торган таплар (миңнәр, сипкелләр) сагайтырга тиеш. Шулай ук, даими хәлсезлек, аппетит булмау, ябыгу, лимфа төеннәре зураю да яман шеш билгеләре булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Мондый зарлар булганда, беренче чиратта табибка күренергә кирәк», — ди Денис Сидоров.
«Ул диагностика уздыра, тире өслеген тикшерә, дерматоскопия ясый һәм кирәк булган очракта цитологик тикшеренү уздыра. Диагноз ачыкланса дәвалану билгели», — ди белгеч.
Хәзер тире яман шешен дәвалау өчен өр-яңа технологияләр кулланыла. Элек метастазалы меланома белән авырган пациентлар дүрт ай чамасы яшәсә, хәзер ул алты елга кадәр арткан, дип хәбәр итә төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.