news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тирдән ни өчен сасы ис килергә мөмкин?

news_top

Хәтта шәхси гигиена кагыйдәләрен даими үтәп торган кешеләрдән дә сасы тир исе килергә мөмкин. Фармацевт Херонимо моның 4 сәбәбен әйткән, дип яза «Аргументы и факты» сайты.

Беренчедән, организмда мочевина кислотасы артык күп булса, тир исе сасы була. Белгеч сүзләренчә, шулай ук аксымга һәм тәмләткечләргә бай ризыкларны күп ашаганда да, сасы ис килергә мөмкин, шуңа күрә туклану рационын карарга кирәк.

Шулай ук синтетик тукымадан тегелгән тар кием кигәндә дә тирдән сасы ис килә ала. Моннан тыш, кайбер медикаментлар да тирнең исенә йогынты ясарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар