Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«11 җөй салганнар, ярдәм итүче дә булмаган». Башкортстанда нәни кызны эт талаган

news_top_970_100
«11 җөй салганнар, ярдәм итүче дә булмаган». Башкортстанда нәни кызны эт талаган
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда балага эт һөҗүм иткән. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Иглин районара тикшерү бүлеге «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Социаль челтәрләрне мониторинглаган вакытта, балага эт һөҗүм итү турында хәбәр ачыкланган. Таутөмән авылында 10 яшьлек кызга дусты яши торган шәхси йорт ишегалдында эт ташланган. Эт бәйдә тормый, аның муенчагы да булмый.

Әлеге мәгълүмат янында коточкыч видео да була. Кадрларда баланың битен эт бик каты тешләве сурәтләнгән. 

Хәзер баланың тирән яраларын хастаханәдә дәвалыйлар. Тикшерү эшләре бара. Шуннан соң эт хуҗаларының гамәлләренә карата хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

«Күгәрчен хәбәрләре» 10 яшьлек кызның сүзләрен китерә. Бала «Честно говоря» журналисты белән аралашкан. Кыз сүзләренчә, ул дус кызына кунакка килгән булган.

«Анда бәйдә булмаган эт бар иде. Ул башта чыкты, басып торды-торды да, дус кызымның апасы өйдән чыккач, эт миңа ташланды. Никтер апасы этне туктата алмады, мине яралагач кына, этне миннән тартып алды», – ди кыз.

Хәзер имгәнгән кыз хастаханәдә, аны табиблар күзәтә. Балага 11 җөй салганнар, дигән белешмә бар.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, балага эт һөҗүм итүен күршеләре күргән. Ләкин беркем дә ярдәм итмәгән. Хуҗасы исә этен өйдә булды дип ышандыра, имеш ул балага ташлана алмаган.

Эт талагач, кыз үзе өйгә кайткан, әнисенә сөйләгән. Кызны хастаханәгә илткәннәр.

«Шуларны тотсыннар, я хуҗалары бәйгә куйсын дип күпме әйттек, ләкин кышын эт иректә йөрергә тиеш диләр. Башкалар дәшми», – ди баланың анасы Илүсә.

Фаҗига кич белән була, урамда узып баручылар да күренми. Ләкин кыз сүзләренчә, аңа эт ташланганда кибет янында кешеләр торган, ләкин никтер беркем дә ярдәм итмәгән.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре кызны күрше эте тешләвен ачыклаган, эт бәйдә дә тормаган, муенчагы да булмаган. Урында кар өстендә кан таплары калган.

Ләкин эт хуҗасы гаебен тулысынча кире кага. «Этем өйдә иде, өй эчендә», – ди ул. Эт хуҗасы бу баланы башка эт талаган, дип саный. «Мин күршеләр белән дус түгел. Алар мине яратмый», – ди ул.

Хәзер этне приютка алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100