«Тирән мәгънәле җыр» – Ришат Фазлыйәхмәтовның бәхетле парлар турында җыры чыкты
Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Пар йөрәкләр» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
Яңа җырның сүзләрен Илшат Гыйниятуллин, ә көен Илдар Ногманов язган.
«Бик матур җыр», «Һәрвакттагыча тирән мәгънәле җыр», – дип үсендергәннәр җырчыны.
«Сез икәү, сезгә бергә гомергә
Табышкан-кавышкан ике яр.
Яшәгез яратып, яратып, җанатып,
Бәхеткә күмелсен язмышлар...»