«Типтәр, йомышлы мишәрләрнең авыллары белән башкорт сословиесенә күчүе – тарихи факт»
Профессор, филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамованың (1936-2018) 1987 елның июнь аенда «Казан утлары»журналында чыккан мәкаләсен тәкъдим итәбез.
ТАТАР ХАЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ КАЙБЕР ЙОМГАКЛАРЫ
Укучыларның игътибарын юнәлтергә теләгән хезмәт конкрет бер төбәктә – Башкортстан АССРның көньяк-көнбатыш районнарында таралган татар сөйләшләрен өйрәнүгә багышланган.
Төрле тарихи-иҗтимагый шартлар басымы астында дүрт гасыр дәвамында бәхет, ирек эзләп, туктаусыз көнчыгышка, Урал буйларына агылган татарларны һәм башка халыкларны анда нинди язмыш каршы алган? Алар үз телләрен ничек саклаганнар? Кемнәр алар «типтәрләр», «казан кешеләре», «мишәрләр», «яңа башкортлар» яки «әтәмбәй башкортлары»? Ни өчен күп кенә татар авылларында «башкортлар урамы», «типтәр очы», «Казан кешеләре очы» бар?
Башкортстан АССРның көнбатыш районнарындагы татар халык сөйләшләре галимнәрнең игътибарын күптәннән үк җәлеп итеп килә. Әле XIX гасыр ахырларында ук бу сөйләшләрне махсус өйрәнгән А.Г. Бессонов. Н.Ф. Катанов кебек тюрколог-галимнөр әлеге төбәктә таралган сөйләшләрнең күпмедер дәрәҗәдә башкорт теле тәэсирен кичергән Казан татарлары теле булуын раслыйлар. Шул ук сөйләшләрне махсус өйрәнгән күпчелек башкорт галимнәре дә (Ә.Юлдашев, Җ.Г. Киекбаев, Н.X. Ишбулатов, С.Ф. Мирҗанова, Т.М. Гарипов) бу сөйләшләрнең формалашуында татар теленең хәлиткеч роль уйнаганлыгын, анда башкорт теленә хас үзенчәлекләрнең чикле булуын һәм нигездә лексикада, күпмедер дәрәҗәдә фонетика өлкәсендә генә чагылуын билгелиләр. 1981 елда басылып чыккан «Башкорт теленең академик грамматикасы»нда да, БАССРның төньяк-көнбатыш районнарында таралган сөйләшләрнең асылда татар халык сөйләшләре булуы аерым ассызыклана.
Бу төбәктәге тел үзенчәлекләре татар галимнәре тарафыннан 50нче елларда өйрәнелә башлый (Л.Т. Махмутова, Җ.Алмаз, Ә.Ш. Әфләтунов җитәкчелегендәге экспедицияләр). Тикшеренүчеләр бер үк вакытта биредә яшәүче халыкның төрле исемнәр белән аталып йөртелүенә дә (типтәрләр, бобыльләр, Казан кешеләре, яңа башкортлар һ.б.) игътибар итәләр һәм, тел фактларына, халык арасында яшәп килә торган төрле риваятьләргә таянып, бу «чуарлык»ның нигезендә халык буларак аерымлык түгел, ә бары тик җиргә, җир биләүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән төрле иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле чагылышы икәнен күрсәтәләр.
Д.Б. Рамазанова, мәсьәләгә тирәнрәк тукталып, шушы фикерләрне архив документлары белән дәлилли. Мәскәү, Оренбург, Пермь һәм Уфа шәһәрләрендәге архивларда саклана торган документлар белән танышу, Урал тирәсе регионы тарихына багышланган күпсанлы фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнү авторга биредә барган катлаулы иҗтимагый һәм этник процессларның тарихын тулы яктыртырга һәм ышанычлы рәвештә үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек биргән.
Тарихчылар әлеге регионның XII–XIII йөзләрдә Болгар дәүләте составына керүен, һәм анда яшәүче халыклар белән болгар кабиләләре арасында генетик уртаклык булуын билгелиләр (А.П. Смирнов, Һ.В. Юсупов, Р.Г. Кузеев, Р.Г. Фәхретдинов һ.б.). Болгар дәүләте монголлар тарафыннан тар-мар ителгәч, андагы халыкның көнчыгышка таба күчүе аеруча көчәя. Көнбатыш Башкортстанда яшәүче халыкларның тел буенча, этнографик яктан (ягъни материаль һәм рухи культура буенча) Идел буе татарлары белән уртаклыгының нигезе дә шул чорларда ук салына башлый. Бу уртаклык Алтын Урда, Казан ханлыклары чорында тагын да тирәнәя. Алтын Урда дәүләте җимерелгәч, бу җирләр Казан ханлыгы составында кала. Шуннан соңгы чорда, ягъни XVII–XIX гасырларда (хәзерге Башкортстан АССР территориясе рус дәүләтенә кушылганнан соң), алда күрсәтелгәнчә, Идел буеннан татарларның һәм башка халык вәкилләренең күчеп утырулары аеруча масса төсен ала. XVII гасыр башында инде күчеп утырган татарларның саны шушы җирләрдә яшәүче башкортлардан артып та китә. Бу тарихи фактлар тикшерелә торган хезмәттә күпсанлы архив материаллары җирлегендә документаль рәвештә раслана.
Идел буеннан һәм башка үзәк өлкәләрдән хәзерге Башкортстан АССР җиренә күчеп утырган халыкларның анда төпләнеп калу мөмкинлекләре күп төрле була. Шулардан шактый киң таралганы «припуск» юлы белән урнашу. Килгән кешеләр төркеменең арада берсе җир хуҗасы – вотчинниклар белән махсус килешү төзи. Күчеп килүчеләр, шушы килешү язуы нигезендә, вотчинникның җирендә яки аның белән бер үк авылда яши башлыйлар. Мондый килешү нигезендә урнашу «припуск» дип – килешү язуы «припускная запись» (җиргә кертү турында язу) дип, ә шул юл белән килеп утырган кешеләр исә «припущенник» дип аталганнар. Хезмәттә мондый юл белән килеп урнашучыларның күләме, чыгышлары белән кайсы төбәктән булулары турында архив документларыннан алынган күп кенә кызыклы мисаллар, саннар китерелә. Уса юлы Уран илүе (волосте) башкортларының 1688 елда язган хатларында, мәсәлән, соңгы берничә ел эчендә генә дә, Казан, Зөя, Уфа өязләреннән күчеп килгән татарларның, мари, удмуртларның башкорт җирләрендә 40ка якын авыл булып урнашулары әйтелә. Уфа өязендәге Мөшегә авылы җир биләүчеләренең хатында төрле өязләрдән күчеп килүчеләрнең, 20 авыл булып, аларның җирләрендә яшәүләре турында хәбәр ителә. Мондый мәгълүматлар тарихчыларның тикшеренүләрендә дә күпләп китерелә. Тарихчы С.М. Васильев хезмәтендә, мәсәлән, Казан һәм Уса юлларындагы һәм башкорт илүендә, берничә дистәдән алып берничә йөзгә кадәр авыл булып, күчеп килүчеләр яшәве турында фактлар китерелә.
«Бобыльләр», «типтәрләр» дигән иҗтимагый төркемнәр дә асылда шул ук күчеп килүчеләрдән торган. Җир хуҗалары белән килешеп, яки алардан сорамыйча ук, теге яки бу җиргә хуҗа булып яши башлаган яңа күчеп килүчеләр, җир юнәтеп, беркадәр йорт-каралты тергезүгә, «бобыль ясагы», ягъни шул чорда крестьяннар түләгән налогның бер төренә язылганнар.
Типтәрләр 1730 елдан башлап дәүләткә махсус «типтәр ясагы» түләп торучы аерым иҗтимагый катламны тәшкил иткәннәр. Алар арасында этник яктан төрле милләт вәкилләре – күпчелеге татарлар, шулай ук марилар, руслар, удмуртлар һ.б. булган. Тикшеренүчеләр (С.М. Васильев, Р.Г. Кузеев, Ә.Ә. Юлдашев) татар-типтәрләрнең тел, материаль һәм рухи культура һ.б. яклардан барыннан да элек Казан татарларына бик якын булуын һәрвакыт аерым билгеләп үтәләр.
Күчеп килүчеләрнең башкорт сословиесенә күчәргә омтылулары нәрсә белән аңлатыла соң? Тарихи хезмәтләргә, архив документларына нигезләнеп, Д.Б. Рамазанова бу мәсьәләгә дә ачыклык кертә. Эш шунда ки, Казан ханлыгы яулап алынгач һәм башкортлар рус дәүләтенә кушылганнан соң, Ык һәм Агыйдел бассейннарыннан алып хәзерге Башкортстан АССРның көнчыгыш чикләренә кадәр булган шактый зур регион аерым административ-территориаль берәмлек – Уфа губернасы составында кала. Шушы төбәктә яшәүче һәм җир биләү хокукы бупган барлык халык (ягъни вотчинниклар) «башкиры» дип йөртелә. Шул рәвешле (нигездә XVII гасырда) төрле халыкларны, барыннан да элек башкортларны, татарларны үз зченә алган башкорт сословиесе аерым социаль төркем буларак формалаша башлый.
Тарихи хезмәтләрдә бу иҗтимагый катламның билгеле бер вакытка Идел буендагы башка халыклар белән чагыштырганда өстенлекле (привилегияле) сословие булып калуы да күрсәтелә; аларга үз җирләрен вотчинниклар хокукында биләүне дәвам итәргә рөхсәт бирелә, бары тик җир сату тыела, чагыштырмача җиңел ясак салына һ.б.
Д.Рамазанова китабында һәртөрле иҗтимагый катлау вәкилләренең – бобыльләрнең, типтәрләрнең, йомышлы мишәр-татарларның башкорт сословиесенә күчүләре турында архив документларыннан алынган күп кенә мисаллар китерелә. Мәсәлән, Уфа өязе, Казан юлы Турай авылы татары Колмет Еналиев 1677 елда бобыль ясагын ясаксыз кешеләргә күчерә һәм үзе оклад ясагы түли башлый, ягъни җир биләүче хокукын ала. Аның улы Якуп Колмәтов инде 1708 елгы документта «башкорт» дип язылган.
Типтәрләр һәм йомышлы мишәрләрнең дә авыллары-авыллары белән башкорт сословиесенә күчүе – шулай ук тарихи факт.
Мәсәлән, Сәфәр һәм Тирмә авыллары мишәрләре (хәзерге Чишмә районы) XIX гасырга караган документларда инде (җир биләүчеләр сословиесенә күчүләре нәтиҗәсендә) «башкортлар» дип язылганнар. Ә аларның бабалары исә 1659 елларда ук патша хөкүмәтенә хезмәткә язылган (йомышлы) татар-мишәрләр булган. Архив документларында Халикәй һәм Яңа Муса авылы халкы да «мишәр-башкортлар» (башкиры из мещеряков) дип йөртелә. Бу хәл шул чор халык санын алу мәгълүматларында да чагылыш тапкан. XVIII гасыр архив документларында күчеп килгән кешеләр исәбенә башкортларның саны икеләтә арту турында теркәп калдырылган мәгълүматлар нәкъ шул турыда сөйли. Кыскасы, әлеге регионда «башкорт» сүзе ике төрле мәгънәдә – башкорт халкын, башкорт этносын белдерү өчен һәм сословиеләреннән (барыннан да элек татарлардан) аеру өчен йөргән, шуңа күрә ул вакытта ук инде «чын башкортлар», «яңа башкортлар» кебек атамалар кулланылган. Хәзерге көнгә кадәр, әйтик, бу төбәктә типтәр-рус, типтәр-мари, типтәр-чуваш авыллары һ.б. яшәп килә. Бер-беренә бик якын кардәш халыклар булса да, Идел буеннан һам башка үзәк өлкәләрдән күчеп килгән татарларны да, башкорт сословиесенә күчүләренә карап, башкорт этносы составында карау өчен нигез юк. Д.Б. Рамазанова хезмәтендә моның бик ачык дәлилләре китерелә.
БАССРның көнбатышында яшәүче татарлар республиканың көнчыгышындагы башкорт халкыннан күп яклап – материаль һәм рухи культура, гореф-гадәт, антропологик җәһәттән һ.б. нык аерылып торалар. Алар татар теле үзенчәлекләрен тотрыклы саклыйлар, милли аңнары буенча үзләрен башкорт халкыннан аерып карыйлар.
Хезмәттә бу төбәктә хәзер дә гамәлдә йөри торган «Казаннар», «Казан кешесе», «төмәннәр», «алатырлар» кебек атамаларга да тарихи-иҗтимагый яссылыкта тулы аңлатма бирелә. «Казаннар», «Казан кешесе» дигән атамалар XIX гасыр урталарында яки соңрак килеп утырган татарларга карата кулланыла. Алар шактый соң, әйтергә кирәк, җирләр бүленеп, үзләштерелеп беткәч килгәннәр, шуңа күрә бик аз җирле булганнар, төрле кәсеп белән көн күргәннәр. Еш кына бу төркемнәр үз араларындагы баш кеше исеме белән аталып киткәннәр: «мәлкәйләр», «әптерәшитләр» һ.б., яки «яңалар» дип йөртелгәннәр. «Төмәннәр», «алатырлар» атамалары күчеп килгән мишәрләрнең аерым төркемнәренә карата кулланылган (Темников, Алатыр өязләреннән килгән мишәрләр).
Китапның «Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарында таралган татар сөйләшләре» дип исемләнгән икенче бүлегендә әлеге төбәктәге 200гә якын авылның сөйләш үзенчәлекләре өйрәнелгән. Автор материалның кайсы авылдан алынган булуын төгәл күрсәтеп барган, һәм бу авылларның исемлеге китап ахырында китерелгән. Башкортстан АССРның көньяк-көнбатыш районнарында таралган урта диалект сөйләше тикшеренүче тарафыннан Минзәлә сөйләшенең дәвамы булган Бәләбәй урынчылыгы дип билгеләнә. Сөйләш үзенчәлекләре бай материал нигезендә җентекләп тасвирланган.
Төбәктәге мишәр сөйләшен (Стәрлетамак сөйләшен) җентекләп өйрәнү аша автор биредә барган этнолингвистик процесслар турында гаять кызыклы нәтиҗәләр китерә. 300 ел дәвамында туктаусыз күченеп килгән мишәрләрнең бу җирләрдәге Казан татарлары белән аралашулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән әлеге сөйләш өч төркемгә аерыла. Беренче төркем – Туймазы районының Максут, Имән-Күпер, Калталы һ.б. авылларында һәм Бәләбәй районының Иске Сүлли, Абдулкарим һ.б. авылларындагы мишәрләр. Сан ягыннан аз булганга күрә, аларга Казан татарларының тәэсире көчле булган. Нәтиҗәдә, биредә мишәр сөйләшенә хас үзенчәлекләр аерым сүзләрдә генә сакланган. Икенче төркем – XVIII–XIX йөзләрдә күчереп утыртылган һәм хәзер, нигездә аерым авыллар булып, Баулы, Стәрлетамак, Бүздәк, Миякә районнарында яшәүче мишәрләр. Алар үз тел үзенчәлекләрен шактый тотрыклы саклыйлар (Салих, Түбән Чүте, Слак, Әбдерәшит, Нигъмәтулла, Бузат, Зәйпәкүл һ.б. авыллары). Өченче төркем исә борынгыда ук дәүләт тарафыннан күчереп утыртылган һәм XVIII йөздә көньякка табарак күченгән йомышлы мишәрләрдән торган. Боларга Аургазы, Чишмә районнарындагы аерым авыллар керә. Бу төркем авылларның сөйләше мишәр диалекты үзенчәлекләрен берникадәр саклаган хәлдә, татар әдәби теленә дә шактый якынайган.
Халык сөйләшләрен өйрәнү, һәрьяклап тасвирлап, дөньяга чыгару – гаять әһәмиятле һәм кирәкле эш. Без күзәткән хезмәтләр шушы юнәлештә фәнгә зур өлеш, җитди казаныш булып тора.