Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Типкәләп, авызына сугып кыйнады». Педагог хатын сөйләшә белми торган баланы мәсхәрәләгән

news_top_970_100
«Типкәләп, авызына сугып кыйнады». Педагог хатын сөйләшә белми торган баланы мәсхәрәләгән
Михаил Захаров, архив

Петербургның Приморье районында педагог-дефектолог Ләйлә дәрес вакытында 4 яшьлек малайны кыйнаган. Әлеге хәл сабыйның анасы яшерен камера урнаштырганнан соң ачыклана. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Петербургта яшәүче Аннаның улы начар сөйләшә, шуңа күрә ул белгечләргә мөрәҗәгать итә. Дефектолог Ләйләне сабыйны дәвалый торган табиб киңәше буенча яллыйлар. Башта бар да яхшы була. Аннага бары бер әйбер ошамый – педагогның дисциплинасы булмый, ул сәбәпсез дәрес калдыргалый, кайсыбер күнегүләрне дә әни кеше ошатып бетерми.

Ләйлә бала белән шөгыльләнергә атнасына 2 тапкыр килә, 1 дәрес өчен 2000 сум ала. Дәрес вакытында Анна баласы белән булмый, табиб шулай киңәш итә. Кайчакта Анна улының еламсыраганын, киреләнүен ишетә, чөнки ул арый яки биремне үтисе килми. Ләйлә моны җайлы гына хәл итә.

«10 мартта дәрес вакытында бала елады, киреләнгән чактагы кебек түгел. Мин шул чакта керергә теләдем, ләкин кермәдем – белгеч дәрес миннән башка булырга тиеш диде. Бер дәрес вакытында дефектолог максатына ирешә алмаган, контакт югалган. Шуннан соң мин дәресне телефон камерасына яздырырга булдым», – ди Анна.

13 мартта ул дәресне видеога төшерә. Кадрларны күргәч, гаҗәпкә кала. Дефектолог телефоннан сөйләшә, малайның аягына тибә, берничә тапкыр авызына суга. Анна фикеренчә, бу бер генә тапкыр булмаган инде.

«Бала педагогны күргәч кача башлаган иде. Видеоны карагач, улым миңа сөйлисе килгәнен аңладым. Ул кулларын авызына китерә иде, мин ашыйсы килә дип уйладым», – ди Анна.

Ләйлә балалар белән өйдә генә эшләми, ул балалар бакчасында да педагог-дефектолог була. Бала кыйнау турында хәбәр матбугат чараларында таралгач, ул бакчадан да эштән китә.

«Вакыйга балалар бакчасында да түгел, ул эшли торган балалар белән дә түгел», – дигәннәр Приморье районы администрациясендә.

Әлеге хәл белән Тикшерү комитеты да кызыксына, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100