Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтинең башына типтеләр». Хатынын һәм кызын якларга маташкан ир-атның күзе сукырайган

Башка төбәктән кунакка килгән гаиләгә дүрт егет һөҗүм итә.

news_top_970_100
«Әтинең башына типтеләр». Хатынын һәм кызын якларга маташкан ир-атның күзе сукырайган
https://pixabay.com

Иркутск өлкәсендә яшәүче кыз журналистларга мөрәҗәгать иткән. Аның әтисен кыйнап имгәткәннәр. Бу ир-атның хатынын һәм кызын Новосибирск шәһәрендәге бар янында егетләр кимсетә башлаган. Әти кеше туганнарын якларга маташкан. Шул чакта сугыш килеп чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кристина исемле кыз абыйсы һәм әти-әнисе белән Иркутск өлкәсеннән Новосибирск шәһәренә кунакка килә. Алар барга ял итәргә баралар.

«Бардан чыккач, такси чакырттык. Машина каршы якка килеп туктады. Без җәяүлеләр чыга торган юл аша киттек. Шул вакытта юл уртасында дүрт егет басып тора иде. Аларның берсе борылып, безгә кычкырды. „Сез безнең арттан киләсезме әллә?“ — диде. Ул сүгенә башлады. Башта без берни аңламадык, аннары икенче егет безнең янга килде һәм безне кимсетә башлады», — ди Кристина.

Ул әтисенең үзләрен яклап, егетләргә дәшүен, аннары сугыша башлауларын әйтә. Ир-атны асфальтка егып салалар һәм кыйныйлар.

«Аны ике егет кыйнады. Бу вакытта абый да кем беләндер сугыша иде, ул әтигә ярдәм итә алмады. Әти аңын югалтты, ә алар аны кыйнавын дәвам итте, башына типтеләр, куллары белән суктылар», — ди кыз.

Узып баручы кешеләр сугышучыларны аера, полиция килә, Кристинаның әтисен хастаханәгә алып китәләр.

Икенче көнне җинаять эше ачыла. Һөҗүм итүчеләрне башта полициягә алып китәләр.

«Без ике егет кыйнады дип әйттек. Ләкин компаниядәге бер егет бөтен гаепне үз өстенә алды. Ул гына кыйнаган, башкалары карап торган диде. Аны сак астына алдылар, дустын җибәрделәр», — ди Кристина.

Аның әтисе бик җитди имгәнә, хәзер аның бер күзе күрми, башына титан пластина куялар, борыны сына. Бу ир-ат бизнесын ябарга мәҗбүр була.

Кристина һөҗүм итүче егетнең икенчесе иректә булуга гаҗәпләнә. Хәзер алар прокуратурага гариза язарга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100