Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрындагы 13нче урын җырчы Татьяна Ефремованың тормышын үзгәртте

news_top_970_100
Тинчурин театрындагы 13нче урын җырчы Татьяна Ефремованың тормышын үзгәртте
Фото, видео Татьяна Ефремованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«10 рәт, 13 урын». Тинчурин театрының тамашачы залындагы шушы урын – кияүгә чыкмаган кызлар өчен уңышлы урын булып китәргә мөмкин. Тинчурин театрының «Мәхәббәт баскычы» спектакле бик үзенчәлекле тәмамланган: залда 10нчы рәт, 13нче урында утыручы тамашачы кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.

Спектакль тәмамлануга: «Бүген менә шушында, шушы сәхнәдә тагын бер пар кавышырга җыена бит әле безнең. Хәзер безнең янга, шушында сәхнәгә, 10нчы рәттә, 13нче урында утыручы кызны чакырасым килә», – дип игълан итә артист Артем Пискунов.

Ул урында Татарстанның яшь җырчысы Татьяна Ефремова утырган булган. «Үзгәреш җиле» проекты солисты, күп кенә конкурслар җиңүчесе, «Керәшен чибәре» титулы иясе Татьяна социаль челтәрдә кияүгә чыгу тәкъдимен кабул итүе турында хәбәр итте. «Килде. Күрде. Җиңде», – дип язып куйган ул кияү егете турында.

Искәртеп узабыз, күптән түгел генә Татьяна Ефремованың яңа җыры чыккан иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100