Тинчурин театры Марат Яруллинны икенче яктан ачты: «тавык»сыз, «шоу»сыз, биюсез тамаша
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Марат Яруллин Yummy Music Band белән берлектә, беренче тапкыр классик концерт оештырды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.
Марат Яруллинның сольный концертында бер тапкыр да булганым юк, әмма социаль челтәрләрдән күргәнемчә, гадәттә, ул анда йә берәрсенә «тавык» ди, йә сикерә-сикерә бии. Тинчурин театрында узган сәгать тә егерме минутлык концерт җырчыны бөтенләй икенче яктан ачты. Марат Яруллин тыныч, тыйнак та була белә икән.
Марат Яруллин сүзләренчә, ул «әллә кайчан» Мәскәүдә яшәгәндә, мюзиклларда оркестр белән чыгыш ясаган булган, бу аның берникадәр тәҗрибәсе дә бар дигән сүз. Тик җырчының Казанга күченеп кайтуына да байтак вакыт узды, хәзер икенче форматта концертлар куйгач, оркестрга җырлау онытыладыр да ул.
Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркемен «Илһам Шакировка трибьют» концертлары аша беләм. Марат Яруллин белән аларны бергә күз алдына китерүе авыр иде. Юкка алай уйлаганмын, концерт бик матур булды: тере тавыш, сәхнәдәге утлар, хор, җылы мохит һәм шәп тамашачы үзенекен итте, авызымны ачып тыңлап, карап утырдым.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концерт сәхнәгә «томанда» бер хатын-кыз һәм баланың чыгуы белән башланып китте, фонда Марат Яруллинның яздырган тавышы яңгырады. «Курыкмаска, куе томанга таба атларга кирәк. Мин дә бүген томан алдында торам. Нинди томанмы? Билгесезлек томаны. Бүгенге концерт – минем тормышымда өр-яңа этап, яңа формат. Ул ничек кабул ителер, ничек үтәр – билгесез. Тик минем тукталып каласым килми, мин томан эченә атлыйм» диелде анда.
Гадәттә, җырчылар тамашачыларга йә сәхнә артыннан, йә бик кыланчыгы булса «өстән» төшә. Марат Яруллин исә аерылды, сәхнә «астыннан» чыкты. Тинчурин театрында булган кешеләр нинди «ас» турында сүз барганын аңлады инде. Көтелмәгән чыгыш булды. Белмим, бу «трюк»ның ниндидер мәгънәсе бармы икән, тик мин үзем моны соңгы арада Марат янында булган скандаллардан соң кабат халык янына чыгу, күтәрелү дип аңладым.
Шушы сәхнәгә чыгар алдыннан, эчемдә бик күп уйлар иде, күп сүзләр әйтәсем килде. Әмма сәхнәгә чыккач, бөтен сүзләрем онытылды. Бүгенгесе көндә мин бәхетле кеше. Бу концерт турында күптән уйладым, бүген хыялым тормышка ашты. Иң беренчедән, минем яраткан тамашачым бар, сез булмасагыз, без бирегә җыела да алмаган булыр идектер. Тугры тамашачыма һәрвакыт ниндидер яңалык бирәсем килә. Бүгенге концертка килгәндә дә – бүтән формат, үзебез өчен дә яңалык бу. Карагыз, сәхнәдә күпме музыкантлар, хор. Монда барысы да профессионаллар, миннән кала (көлә). Минем дә дипломым бар, тик ул миңа һаман килеп җитә алмый.
Эчтә дулкынлану бар, сез безгә бүген кул чабып торсагыз, кушылып җырласагыз – артыгы кирәкми дә. Бүген антракт та, әллә нинди шоу да булмаячак. Бу музыкаль кичә була, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Зал тулы иде, тамашачылар арасында Маратның дуслары, Ришат Төхвәтуллин, Марсель Мәхмүтов, Артем Пискунов һәм башкалар да күренде. Олысы да, кечесе дә ярата инде җырчыны, парлап килүчеләр дә байтак иде. Кемнәрдер сәгать тә егерме минутлык концертка биш меңгә билет алып килгән булып чыкты, менә ул «фанат» булу, иҗатны ярату. Залга узганда, фойеда сәламәтлекләре чикләнгән балалар күргән идем, Марат аларны үзе чакырган икән. Моның өчен аңа «рәхмәт» хаты да тапшырдылар.
Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин Татарстанга да зур рәхмәтләрен әйтте. Бәлки, «Татарстанның атказанган артисты» исемен дә алып куяр үзе.
Идеаль концерт булды, дия алмыйм, гомумән, тормышта «идеальлек» дигән әйбер юктыр да. Марат Яруллин кайвакыт кайсы мизгелдә җырлый башларга кирәк икәнен бутады, аңа нишләргә кирәк икәнен Юрий Федоровның күзенә карап, аңлашып торды, бугай. Шушы идеаль булмау бу концертны «җылы» иткәндер дә, бернинди ясалмалык юк иде. Минемчә, тамашачылар ягыннан да бернинди гаеп итү булмагандыр, бары тик соклану гына. Маратның залда утырган әти-әниләре дә аның белән горурланып утыргандыр дип уйлыйм.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Мин оркестр белән «дөбер-шатыр» җырлар башкарып булмыйдыр, дигән идем. Ә Марат монда «Тукран»ын да, «Исерек сөюемнән»не дә «манчыды» гына. Җырларын үзгәрткән, кайберсенең концерттагы варианты оригиналдан күпкә уңышлырак та иде, аларны социаль челтәрләргә йөкләсәләр – шәп булыр иде. Елатты да, җырлатты да Марат.
Концерт башында «Мин бер концертка да 3 меңгә билет алып бармас идем» дигән идем, Маратны тыңлагач, кире уйладым. Шоу булмады, шуның белән «отты» да бу концерт. Тупас мәзәкләрсез, артистларны чәйнәмичә, ярымшәрә биючеләрсез дә (бу барлык артистларга кагыла) югары сыйфатта тамаша әзерләп була икән.
Күпме хезмәт, көч салынган бу чараны оештыруга, Юрий Федоровка да, Маратка да, концерт дәвамында җырчыга «терәк» булган хорга да «афәрин» диясе генә кала.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концерт башланганчы, Марат Яруллинга берничә сорау биреп өлгердем.
Марат, бу Band белән ничек таныштыгыз, бергә эшләп киттегез?
Без озак еллар Юрий Федоров белән дуслар булып яшибез. Ул – үз эшенең остасы, даһи кеше. Шуңа, мондый форматта концерт кую турында фикер тугач та, беренче аңа шалтыраттым. Аның үз төркеме бар. Юра белән сөйләштек тә, аның төркеме белән бергә эшләргә булдык, мин алар урынында башкаларны күз алдыма да китермәдем.
Элегрәк оркестр белән җырлаганыгыз бар идеме?
Әйе, әлек Мәскәүдә яшәгәндә, мюзиклларда чыгыш ясаганда, сәхнәдә шулай ук музыкантлар күп иде. Бераз тәҗрибә бар, тик ул әллә кайчан булды. Төркемдәге егетләр-кызлар – профессионаллар, алар өчен борчылмыйм, ә үзем нык дулкынланам.
Концертның бу форматына билетлар сатылып беттеме соң?
Аллаһка шөкер, билетлар сатылып бетте. Зал тулы, иң күбе 2-3 билет калган булса гына. Билетлар сатуга килгәндә, бераз борчылдык. Яңа формат булгач, халык кызыксынырмы, тартылырмы, дидем. Тамашачым, Аллаһка шөкер, күз тимәсен, килделәр.
Бәлки, элеккеге форматтан китеп, гел оркестр белән генә җырлап йөрерсез?
Белмим, әйтә алмыйм. Ә нигә берсеннән китәргә, тегесен дә, монысын да эшләргә кирәк. Елга бер тапкыр мондый концерт оештыруны традициягә кертергә кирәк.