Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының актрисасы Гөлназ Нәүмәтова актив ял итү өчен Урал якларына чыгып киткән. Ул социаль челтәрдә ялда төшкән фотолары һәм видеолары белән бүлешә. Алар арасында куркыныч видео да бар.
Видеода ул таулар арасында елга аша салынган асылмалы басма буенча атлап бара. Басма тибрәлеп тора.
«Әйе, куркыныч! Әмма кайф», – дип язган «йөрәкле» актриса.