Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева: «Ринат абый Таҗетдиновны 2 яшьтән беләм»

news_top_970_100
Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева: «Ринат абый Таҗетдиновны 2 яшьтән беләм»
Фото: Зөлфия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән бәйле балачак хатирәсе белән уртаклашкан.

«…Ринат абыйны мин 2 яшемнән беләм, дисәм – мактану булырмы икән? Әти белән шул яшьтә трамвайда утырып барганда, мин алда утырган абыйның чәче белән уйный башлаганмын, әти, уңайсызланып, мине тыйган. Ә абый борылып: «Уйнасын, уйнасын», – дигән. Ул Ринат абый булган икән.

Тинчурин театры янында яши иде, кара плащ, эшләпә кигән Ринат абыйны күрүгә, аркалар үзеннән үзе турая – зур легендар артист яныңнан узып бара. Исәнләшкәч, калын тавышы белән сак кына башын иеп сәламли иде – бу инде безгә зур бәхет. Матур кеше, бөек шәхес, чын артист. Без бик бәхетле, без Ринат Таҗетдинов кебек артистларны карап, шулардан өйрәнеп үстек. Рәхмәт!

Тыныч йокла, урының оҗмахта, рухың шат булсын, Ринат абый Арифҗан улы Таҗетдинов», – дип язган актриса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100