news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева Экология министрлыгына мөрәҗәгать иткән

news_top
Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева Экология министрлыгына мөрәҗәгать иткән
Фото: "Татар-информ" архивы

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать итә. Артист гаиләсе белән яши торган Остачы (Эстачи) авылындагы күлнең кибүенә борчыла.

«Кадерле дуслар, Остачы авылындагы күңелсез хәл турында хәбәр итәм. Күлдән өстәрәк яңа йортлар салдылар, анда газ үткәрделәр, шул вакытта су чыганагын каплаганнар яки кайбер кагыйдәләрне бозып эшләгәннәр. Моны ачыкларга кирәк. Күл нык кипте. Моңа карау күңелсез, менә бу камышлар гел суда иде. Мин күлнең ничек нык кибүен күрсәтергә телим. Әйдәгез, зинһар өчен, берәр нәрсә эшлик инде», – дип сөйли ул.

Зөлфия Вәлиева видеоларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сәхифәсен билгеләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар