news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Вәлиева 16 ел яшәгән фатиры белән ничек хушлаша?

news_top
Зөлфия Вәлиева 16 ел яшәгән фатиры белән ничек хушлаша?
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсенә идәндә чәй эчеп утырган фотолар куйган. Алар 16 ел яшәгән фатирлары белән шул рәвешле хушлаша икән.

«Күченер алдыннан идәндә чәй эчеп утырабыз. Бу йортка рәхмәтебез чиксез», – дип язган артист.

Артист гаиләсенең күршеләре белән дус-тату яшәүләре беленеп тора. Подъезд каршында асфальтка «Сезне сагыначакбыз» дип язып та куйганнар. 

«16 ел… Минем өчен якын булган ишегалды, туганлашып беткән кешеләрем», – дигән артист бер йортта яшәүчеләр язган сүзләргә җавап итеп.

Зөлфия Вәлиеваның социаль челтәрдәге битендә мәгълүматларга караганда, артист яңа өйне җиһазлау эшләре белән мәшгуль.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар