news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Галиуллина беренче тапкыр әни булды

Гүзәл белән Ильясның кызы туды.

news_top
Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Галиуллина беренче тапкыр әни булды
Салават Камалетдинов

Кәрим Тинчурин театры коллективы сөенечле хәбәр белән уртаклашты.

«Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гүзәл Галиуллина һәм аның тормыш иптәше — Ильяс Гаффаров беренче тапкыр әти һәм әни булдылар. Аларның кызлары туды! Котлыйбыз!

Кадерле Гүзәл һәм Ильяс, театрыбыз коллективы, барлык тамашачылар исеменнән сезне әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, исәнлек-саулык телибез», диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар