Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиеваның хыялы чынга ашкан
Ул инстаграмда үз сәхифәсендә Россия кинематографистлары берлеге таныклыгын куйган.
Тинчурин артисты, «Зөләйлә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиева хыялы чынга ашуы, аны Россия кинематографистлары берлегенә кабул итүләре хакында хәбәр итә.
Артистны котлап хезмәттәшләре, виртуаль дуслары комментарийлар калдырган.
Бер игътибарлы инстачы таныклыкта төрле көннәр язылуын күреп алган. Анда берлеккә агымдагы елның 20 маенда кергән, ә билет 3 июльдә бирелгән дип язылган.
«Әйе, тик таныклыкны бүген, Кино көнендә, тапшырдылар», — дип җавап язган артист.