news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиева тәмәке тартып төшкән фотосын күрсәтте

Бу артистның чираттагы роле генә булуга карамастан, инстачылар тәнкыйтьләгән.

news_top
Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиева тәмәке тартып төшкән фотосын күрсәтте
«Татар-информ» архивы

Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиева тәмәке тартып төшкән фотосын инстаграм сәхифәсенә куйган. «Беркайчан да үз „тартма“ңнан нәрсәне һәм кемне тартып чыгарасыңны белмисең… Роль өчен…» — дип язган җырчы.

Бу фото «Ядәч! Исемдә!» трагикомедиясеннән бер күренеш кенә булуга карамастан, инстачылар артистның тәмәке тартуын кабул итә алмаган.

«Зөлфия, җаным, бөтен сөйкемлелегеңне бетердең дә аттың. Тәмәке тартуың белән тамашачыларыңны куркытма. Мин сине шулкадәр ярата идем, әллә нишләп киттем», «Кеше көлдермә», «Тартасыңмы әллә?» кебек комментарийлар калдырган алар.

Әлбәттә, аны нинди рольдә булса да чын артист итеп кабул итүчеләр матур комментарийлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар