Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тимурка һәм Тутарка» квартирнигы: «Җырлау — аның хыялына бер адым»

Ул җырлый, ләкин үз күзләре белән күрә һәм йөри алмый. Ышанам, бу бары тик вакытлыча гына. «Менә күрерсез, Тимур тиздән аягына басачак!» — ди аның турында җырчы Альбина Кармышева. «Татар-информ» хәбәрчесе Тимур Фазлыев һәм Альбина Кармышеваның квартирнигында булып кайтты.

news_top_970_100
«Тимурка һәм Тутарка» квартирнигы: «Җырлау — аның хыялына бер адым»
Салават Камалетдинов

Квартирник кайсы ягы белән аерыла?

Альбина сөйләвенчә, кемдер бу бинаны җырчының үзенең фатиры дип аңлаган. Юк, ул бер карашка гади генә кирпеч корылмасы булып тоелган фатирда Альбина яисә башка бер тамашачы яшәми, ә ул диварларда тарихи еллардан калган мохит, чор саклана иде. XIX гасырда биредә атаклы рус язучысы Лев Толстой яшәгән. Хәзер исә аны арендага бирәләр икән. Шушы чорны тоепмы, халык үзен өйдәгечә рәхәт хис итте. Башка кичәләрдән аермалы буларак, артистлар тамашачы каршында берничә метр аралыкта чыгыш ясады. Телим дисәң, янына барып, чын микән бу кеше дип, тотып та карарга, фотога да төшәргә була иде.

«Кош була алырмын ахры, кабат туып кына»

Квартирникны «Джаст Брасс» төркеме егетләре башлап җибәрде.

Тамашачы каршына кичәнең төп геройларының берсе — Тимур Фазлыев чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, махсус коляскага утырган егетне, аның дөньядагы иң якын кешесе — әнисе чыгарды. Тимур бар кешенең күз алдында апасы иҗат иткән шигырьне укып үтте. Анда мондый сүзләр бар иде: «Мин бары тик төрле сәер шәүләләр арасыннан ургылып чыккан якты ут кына күрәм, һәр көнгә сөенәм, әмма бер әйбер генә җанымны телгәли: барысы да ничек күренә икән? Аңламыйм. Һәммәсе дә төсләр турында сөйли: кызыл, яшел, зәңгәр. Сезнең бит бөтенегезнең дә — ин-тер-нет! Ә мин гел җырлар башкарам. Сүз бирәм, мин тиздән йөри башлаячакмын, сез ышаныгыз гына!»

Алга таба Альбина Кармышева белән Тимур дуэт башкарды. «Ишетәсеңме», «Мин әле сине яратам» кебек хитка әйләнгән җырлар яңгырады. Кунаклар арасында җырчы һәм автор-башкаручы Гүзәлия дә бар иде. «Беркемгә дә хас булмаган стильдә эшлисең, беркемгә дә охшамаган тавыш һәм барлык җырчылардан та җырларың аерылып тора», — дип билгеләп үтте ул. Альбина белән Тимур аның «Җырларым булсын бүләк» дигән өр-яңа җырын башкарды. Бераз соңрак ул «Яшәр идем» дигән яраткан җырын башкарды. Аның тарафыннан яңгыраган: «Кош була алырмын ахры, кабат туып кына», — дигән сүзләр залда тамаша кылган һәр кешенең йөрәк түренә үтеп керде.

Квартирникка Альбинаның иҗатташ дуслары да килгән иде. Татарстанның атказанган артистлары Фәридә-Алсу дуэты: «Тутарка» булгач, русча да бәрик», — дип, баштан татар, аннары рус телендә дә ике тавышка бүленеп җыр башкардылар.

Татарстанның атказанган артисты, актриса Мәдинә Гайнуллина исә татарча, русча да җырлар булгач, француз телендә җыр башкаруы белән таң калдырды.

Пензадан татар кызы Дания Юмаева белән Альбина поездда очраклы таныша. Бернәрсә дә очраклы түгел, диләр. Альбина белән Даниянең дуслыгына инде ике ел да үтеп киткән. Дустының кичәсендә ул да чыгыш ясады.

«Минем хәзер яшисе килә башлады»

Кичә дәвамында «улым!» — дип җан атып торган, мөлаем гына ханымга игътибар иттем. Тимурның чыгышын күз йоммыйча, кул чаба-чаба карады ул. Янында бертуган сеңлесе дә бар иде. Сәхнә артында исә кечкенә генә табын әзерләнгән. Андагы тәм-томнарны да Светлана ханым «бергәләп ясадык» дип әйтте. Күз карашка да үз-үзен караган, зәвык белән киенгән иде ул. Исең китәрлек. Шуның кадәр матур сыйфатны үзеңдә ничек булдырып була икән? Хәер, моны үз эченнән кичергәннәр генә беләдер…

Светлана ханым, Тимур кебек асыл егетнең әнисе булу — ничек ул?

Эчтәге хис-кичерешләремне әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел. Тимур чыгыш ясарга чыкканда, тыныч күңел белән чыга кебек. Әмма, мин аның өчен күбрәк борчылам төсле тоела. Һәр концерт, һәр чыгыш ясау — зур көч сорый. Барысы да аның чыгып җырлаганын һәм кире кереп киткәнен күрә. Кул чабалар, барысы да шәп, тик халык шушы дәрәҗәгә ирешү, әзерләнү өчен аның никадәр көч түккәнен, хезмәт куйганын, моннан тыш, йөри һәм күрә алмаганын да белеп бетерми.

Һәр номерга гади кеше әзерләнгәнгә караганда ике тапкырга күбрәк көч сарыф ителә. Шулай да, бу гына безне туктатып калдыра алмый. Улым мине канатландыра. Дөресен әйткәндә, минем хәзер яшисе килә башлады.

Кайсыдыр мизгелдә миңа бик авыр булды, чөнки төрле авырулар белән көрәшергә, шул ситуацияне кабул итәргә туры килде. Көчле булырга нәрсә этәргеч биргәндер, белмим…

Тимур кечкенә булганда аңа бөтенләй: «Беркайчан да сөйләшә алмаячак», — дигән диагноз куелган иде. Залда улымны сөйләшергә өйрәткән дефектолог утырды. Баштан улымның сөйләме аңлашылып бетми иде. Реабилитацияләр үттек, Тимурның җырларга теләвен аңлап алдым, мин яңа белгечләрне эзләдем. Шулай, акрынлап, тырыша-тырыша улым сөйләшә башлады.

«Үзлегеннән татар телен үзләштерде»

Светлана ханымның әнисе — рус, ә әтисе татар милләтеннән. Өйләрендә һәрдаим рус телендә аралашсалар да, яраткан нарасые, бердәнбер улы — Тимур татар теле ягына тартыла. Светлана карышмавын әйтте. Барысын да аңласа да, «татарча сөйләшмим генә», — дип оялып әйтте ул. Шулай да, телевизорларында гел татар телеканаллары гына эшли икән: «ТМТВ», «Мәйдан» һәм «Шаян-ТВ». Светлана ханым сүзләренчә, Тимур татар телен үзлегеннән үзләштерә. «Мин моны күреп, сүзсез калам», — дип, шатлыктанмы, әллә моңсулык катыш бәхеттәнме, күз яшьләрен тыя алмыйча, елмаеп сөйләде ул.

«Бөтен укытучы да Тимурны гади бала кебек кабул итми һәм аннан курка иде»

Светлана ханым, музыка Тимурга ничек итеп йогынты ясый?

Тимур вокаль яктан да, физик яктан да күз алдында үсеш кичерә башлады. Музыка аңа йогынты ясый дип әйтә алам. Җырлау — аның хыялына бер адым. Мин аңа ярдәм генә итәм.

Тимур беренче тапкыр дүрт яшендә җырлап җибәрде. Телевизорда нинди генә музыка уйнамасын — ул аны үзенчә көйләп җибәрә иде. Лаештагы реабилитация үзәгендә «Минута славы» конкурсы үткәрелгән вакытта «Великолепный век» сериалы күрсәтелде. Сериал герое Хюррем украин телендә бишек җырын башкарган иде. Тимур, шуны ике тапкыр тыңлап, сәхнәгә чыгып җырлады. Аны алкышларга күмделәр һәм беренче урын бирделәр. Шул мизгелдән без музыка дөньясына чумдык: ныклап шөгыльләнә башладык.

Баштан проблемалар булды, чөнки бөтен укытучы да Тимурны гади бала кебек кабул итми һәм аннан курка иде. Үзебезнең райондагы музыка мәктәбенә барып карадык, тик килеп чыкмады. Соңыннан аны хәйрия концертларында күреп алдылар һәм без Киров районындагы музыка мәктәбенә йөрергә тотындык. Анда классик, академик юнәлештә укыталар. Альбина Асымовнада исә бөтенләй башка мохит. Тимур күңеле, җаны өчен иҗат итә. Ул чыга да, җырлый. Быел улым Идел буе академиясенә дә кабул ителде, без анда да вокал белән шөгыльләнәбез.

Тимурны музыкадан тартып алсаң, бөтенесе дә бетте дигән сүз. Мин аңа еш кына «син минем радиом», дим.

«Тимур Мөдәррис хәзрәт белән бергә бар халык алдында дога укый»

Инстаграмда аның дога укыган видеосын күрдем. Димәк, Тимур Коръән аятьләреннән сүрәләр дә белә?

Без озак вакыт әбиебез белән яшәдек. Тимур аның намаз укыганын тыңлый иде. Аш уздырганда да гел янәшә булды. Бервакыт безне хәйрия ашына чакырдылар һәм Тимурны Мөдәррис хәзрәт күреп алды, безне үзенә чакырды. Тимур ул вакытта берни дә кабатлый алмый иде. Хәзрәт килеп, дога укый башлады, ә улым аның артыннан тәкрарларга тотынды. Берничә доганы әбисеннән өйрәнгән иде. Тимур аңа шулкадәр ияләште ки, хәтта дәресләрне хәзер зарыгып көтеп ала. Һәр пәнҗешәмбе Байлар Сабасыннан безгә Мөдәррис хәзрәт Тимур белән махсус шөгыльләнер өчен килә. Алар инде шактый материал өйрәнде. Кайвакыт без мәчеткә барабыз һәм Тимур Мөдәррис хәзрәт белән бергә бар халык алдында дога укый. Мин кырыйда гына басып, тыңлап торам. Ул эмоцияләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый, аны үзеңә ишетергә кирәк.

«Кайвакыт «булды, мин ардым», — дип үз-үземә әйтәм…»

Елаган чакларыгыз буламы?

Хисләргә бирелеп, еш кына елап та җибәрәм. Өлкән кызым Диана улымның туган көненә шигырь язган иде. Ул әлеге шигырьне сөйләп, конкурсларда Гран-при алуга да иреште. Ике атнадан соң Тимурны театраль бәйгегә алып бардык. Кайвакыт, «булды, мин ардым», — дип әйтәм үз-үземә. Аннары шунда ук улым Тимур, аның вокал белән шөгыльләнгәне, бирелеп шигырь укыганы исемә төшә. Юк, ничек кенә авыр булмасын, бирешергә ярамый, дим.

Кем белән генә сөйләшмәсен, улым гел позитив. Инстаграмда язылган кешеләр дә битараф түгел: кунакка килеп торалар. Тимурның кәефе күтәрелә. Сиңа нәрсә бүләк итик дигәч: «Бернәрсә дә кирәкми, минем белән җырлагыз гына», — дип әйтә. Балага җырлау — үзе бәхет.

«Тимурга гыйнварда квартирнигын уздырырга сүз бирдем»

Квартирникның төп хуҗасы — Альбина Кармышева белән дә сөйләшеп алдык.

Альбина, ни өчен квартирник форматында кичә уздырырга булдың?

Син минем иҗат турында беләсеңдер инде. Гитарада уйныйм, акустик җырларым бар, автор-башкаручы буларак та ишетеп беләләр. Гитара белән җырлагач, остазым Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев: «Альбина, сиңа гел уңыш елмая, фонограмма да кирәк түгел, гитараң үзең белән. Аласың да җырлыйсың», — ди. Бик җайлы гына. Соңыннан үземнең иҗат кичәләремне оештыра башладым. Барыбер, нәрсәдер җитми кебек тоелды.

Бүгенге квартирникта исә «Кызлар-пати» командасыннан Фәридә-Алсу дуэты һәм башкалар бар. Әмма барыбер гитарада җырлыйсы килә, бинасы да гадәти түгел — кирпеч корылма. Шуңа күрә күңелле бер бәйрәм ясыйсы килде.

Узган ел үземнең квартирнигым булды, барысы да шау-шу килде: «Кайда? Нәрсә? Тагын эләгеп буламы?» — дигән сораулар яудырды халык. Аны белеп тә бетермәделәр. «Кызлар-пати»дан дусларым ярдәм итте.

Кызганыч, ул вакытта туган көнемдә Тимур була алмады, ул Германиягә операция ясатырга китте. Без аның белән «Яшүсмерләр клубы»нда шөгыльләнә башладык. Дүрт ай эчендә программа да төзедек: шулай, дуэт җырларыбыз да туды. Мин Тимурга гыйнварда квартирнигын уздырырга сүз бирдем.

«Максатым — Тимурның мөстәкыйль рәвештә чыгыш ясап, акча эшли алу дәрәҗәсенә күтәрү»

Тимур белән чыгыш ясавыңның әһәмияте нәрсәдә?

Дөресен әйтим, миңа Тимур белән узган дәресләрдән соң кайчак авыр да була. Мин аны яшермим. Репетициядә дә елап алам. Элек алай түгел иде. Хәзер хисләнеп китәм микән, белмим. Соңгы арада икешәр-өчәр сәгать шөгыльләнәбез. Андый балаларның әниләренең психологиясе азрак үзгәчә. Минем максатым — Тимурның мөстәкыйль рәвештә чыгыш ясап, акча эшли алу дәрәҗәсенә күтәрү. Гади генә бер мисал: «Голос» тапшыруында катнашкан Казан кызы Олеся Машейко — сукыр. Ул инде халыкка танылды, аны тегендә-монда чакыралар, акча түлиләр. Миңа калса, Тимур аннан бер тамчы да ким түгел.

Тимурны барысы да минем улым дип уйлый. Ике балам да үземә охшамаган, ә Тимур Сезнең улыгыз, диләр. Утыз кеше генә дә шулай сорагандыр. Безнең хәтта мимикалар охшаш, башларыбызны бертөсле борабыз. Ни өчен шулай икәнен аңлый алмыйм. Тимур миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгәндер…

Тимур балалар музыка мәктәбенә дә йөри. Аның өчен ул классик дәресләр. Тимурның эстрадага чыгасы килә, ә моның өчен башкачарак дәрәҗә кирәк, күбесе акчадан да тора. «Җырларым булсын бүләк» җырын Гүзәлия миңа әллә кайчан бүләк итте, музыкасын һәм сүзләрен сатып алдым, аранжировкасын үз акчама эшләттем. Тимур җырларга телим дигәч, дуэт ясыйк дип тәкъдим иттем. «Теләсәң, минем белән, теләсәң үзең генә җырларсың», — дидем. Хәзер инде махсус үзебезнең җырыбыз бар. Тиздән ул барлык музыкаль платформаларда чыгачак. «Дөнья буйлап атлап барам» дигән сүзләр бар анда. Аллабирса, Тимур да аягына басар дип ышанам. Күпләр әле белеп тә бетерми, ул — сукыр, беркайчан да күрә алмаячак. Үзенең дә күрәсе килми кебек, «мин инде ияләштем», — дип әйткәне бар.

«Бу шул фәкыйрь балада лайклар, подпискалар җыя», — дип әйтүчеләр дә юк түгел»

Альбина, Тимур белән танышу тарихын сөйләп үтсәңче.

Тимур белән мәхәббәтебез «Мин әле дә сине яратам» дигән җырдан башланды. Булат Бәйрәмов, Данир Сабиров белән җырлыймы ул — мөһим түгел, кеше күрә, ярдәм итә. Шуңа күрә алга таба мин Тимурның үсешен, тулаем артист булып акча эшләвен телим. Кемдер «бу үз ягын гына кайгырта» дип әйтер. Мин укытучы буларак та, продюсер буларак та ярдәмемне күрсәтәм. Моның өчен бернинди дә табыш алмыйм. Киресенчә, үз көчемне кертәм. Кызганырга кушмыйм, әгәр дә бер сәгатькә бүлмә бирсәләр яисә ташлама ясасалар, бик шат булам. Бернәрсәне дә түләүсез сорамыйм. Барлык артистлар да бушка эшли. Мин аларга бик рәхмәтле.

«Бу шул фәкыйрь балада лайклар, подпискалар җыя», — дип әйтүчеләр дә юк түгел. Үз клипларымны гына алыйк — алар миллион карау җыйды. Миңа ул әйбернең кирәге юк. Ул бит көчне ала. Хәтта квартирникны оештыру минем өстә булды.

Мин каушыйм да, борчылам да. Бүген төне буе йокламадым, үз квартирнигымны уздырганда да бу рәвешле борчылмадым. Репетициядә дә куллар, тавыш калтырады. Елап кына җибәрмәсәм ярар иде, дип уйлап утырдым. Минем өчен дә ул стресс. Тимурның тормышында әлеге квартирник бер адым алга үсеш булсын. Аның артист, вокалист буларак үсүен телим. «Ничек шәп, миңа кул чабалар» дип, уен күрсәтү булмасын. Фәлән еллар буена аның белән бергә йөриячәкбез дип әйтә алмыйм. Әнисе Светланага да әйттем: «Улыгыз сәләтле икән, Сез ана буларак кына түгел, продюсер буларак ярдәм итәргә бурычлы», — дидем.

Аның хәйрия концерты булган иде, анда мин дә укучым белән катнаштым. Минем укытканымны Тимурның әнисе белә иде. Баштан кабул итә алмадым, концертлар, проектларым бар, клип төшерү, җыр яздыру белән мәшгуль булдым. Вакыт җитмәде. Җәен: «Зинһар, безне алыгыз әле», — диде Светлана. Мин гитара белән укытам, ә Тимур белән гитарада шөгыльләнергә ярамый, тик мин аны үз җаваплылыгым астында бишенче кеше булып кабул иттем. Тимурдан кайсы җырым ошый дип сорагач, «Мин әле дә сине яратам» җырын әйтте ул. Шуннан бирле без бергә. Тимур килә алмаса, үзем аның янына барам. Миңгол Галиев: «Ике укытучы булгач, кыенрак», — дип әйтә иде. Ул чыннан шулай, минем башка методика. Мин Миңгол абыйның методикасы белән эшлим. Ә музыкаль мәктәптә укыту башкача.

«Сез әле минем кебек татар булыгыз!»

Альбина, халык сине «Тутарка» җыры белән ассоциацияли. Ул ничек иҗат ителде?

Мин катнаш гаиләдән, ишетеп беләсеңдер. «Тутарка» җырында барысы да әйтелгән. Әнием яртылаш рус һәм украин, әтием — татар. Үзем славян кыяфәтендә, миндә поляк, яһүд, рус, украин һәм татар каннары ага. Үзеңне кем дип саныйсың, дигән сорауга: «Мин — татар!» — дип җавап бирмәкче идем дә, «Мин — тутарка» дип килеп чыкты, — ди Альбина уены-чыны белән. Шул вакыттан аны барысы да «Тутарка» дип йөртә башлый. Шул уңайдан җыр язарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килә ул. Автобиографик җыры да аның бик тиз языла. Әлеге җыр аркасында Альбина Россиянең кырыктан артык шәһәрендә, Азәрбайҗан, Казахстанда була.

Аны кемнәрдер: «Менә, татарны мыскыл итә», — дип әйтә иде. Сез әле минем кебек татар булыгыз! Катнаш гаиләдән булуыма карамастан, татарча җырлыйм, татарча сөйләшәм һәм татарча уйлый башладым. Шуңа күрә, мин бу җырны горурлык дип атамыйм, ә үз-үземнән (кешедән түгел!) көлү форматында иҗат ителгән әсәр дим. Минем кебекләр күп булып чыкты. Казахстанга барасың, минем кебек рус сүзләрен кыстырып сөйләшүчеләр бар. Бу җыр «визит карточкам». Хәтта шул ук Тимурның әнисе дә нәкъ минем кебек катнаш гаиләдән.

Быел җанисәп алган вакытта үзеңне кайсы милләт кешесе дип әйтәчәксең?

Әлбәттә, татар дип!

Альбина һәм Тимур кебекләр дөньяда күбрәк булсын иде дигән теләктә калам. Үз туган теленнән чирканган һәм аны белергә, өйрәнергә уенда да булмаган «татар» исемен йөртүчеләр бар. Шигем юк, Альбина һәм Тимур кебек изге җаннар булганда әле милләтебез юкка чыкмас, яхшылык һәм изгелекләр дә Җирдә бетмәс.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100