Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тимур Митрюхин: «Чуваш энеләремне татарча сөйләшергә өйрәтәм» — «Безнең Чирмешән»

Катнаш гаиләдә үскән Тимур Митрюхин татар теленә мөнәсәбәте турында сөйләде.

news_top_970_100
Тимур Митрюхин: «Чуваш энеләремне татарча сөйләшергә өйрәтәм» — «Безнең Чирмешән»
http://nashcheremshan.ru/

Тимур Митрюхин белән без очраклы рәвештә таныштык.  Чирмешәннең 2нче мәктәбенә баргач, миңа аны: «Безнең уку алдынгысы — Тимур», - дип таныштырдылар. Ә ул минем белән татарча «Исәнмесез!» дип исәнләште. Шуннан соң аны язмамның герое итеп сайладым.

Тимур, синең өчен туган тел нәрсә ул?

Мин катнаш гаиләдә үсәм. Әтием Николай — чуваш, әнием Лилия — татар. Ана теле ул — минем күңелем сайлаган тел, татар теле. Бәлки, кеше ана телендә уйларга тиештер, тик мин рус телендә фикерләсәм дә, туган телем татар теле дип саныйм. Сирәк кенә булса да, татарча да уйлыйм.

Син үзеңне нинди милләт кешесе дип саныйсың?

Мин татар малае.

Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?

Гаиләдә русча аралашабыз, әни белән икәү генә булганда татар сүзләре дә кыстырып сөйләшәбез. Әни читтә үскәч, татарча начар белә, ул Чирмешәнгә кайткач кына өйрәнә ана телен. Әнигә караганда, мин татарча күбрәк тә беләм. Ә менә әбиләргә баргач, аеруча туганнар бергә җыелгач, татарча гына сөйләшәбез.

Тимур, татар теленә син кемнән өйрәндең?

Иң беренче укытучыларым — әби белән бабай. Мин бәләкәй чакта күп вакытымны алар белән уздырдым. Күршедә татар малайлары белән уйнап үстем, аннан соң телемне балалар бакчасында баеттым. Татар теле укытучым Энҗе Зиннур кызына мин бик рәхмәтле. Ул чын-чынлап татар теленә мәхәббәт уятты.

Ә чуваш теле ничек?

Бәләкәй вакытта кирәксенмәсәм дә, хәзер әтием телен дә өйрәнә башладым. Ә бу телгә чуваш әби өйрәтә. Аның белән чувашча сөйләшергә тырышам.

Тагын нинди телләр беләсең?

Мин русча, татарча, чувашча һәм инглизчә сөйләшәм. Әле тагын алман телен өйрәнү теләге бар. Инглиз телен татар һәм чуваш телләреннән дә яхшырак беләм. Тере аралашу вакытында тел өйрәнү җиңел. Бер туганымның ире инглиз, алар кунакка еш кайталар, аның белән бары инглизчә генә сөйләшергә тырышам. Бу минем өчен зур тәҗрибә.

Синең өчен иң авыр бирелүче тел?

Мөгаен, иң авыры чуваш теледер. Бер караганда, ул татар теле белән охшаш та, тик истә калдыру авыр.

Тимур, район мәдәният йортында узган «Дуслык күпере» фестивалендә сезнең команда украин диаспорасын тәкъдим итте. Син анда украинча сөйләдең…

Әйе, чарага әзерләнгәндә украинча кайбер фразаларны өйрәндем. Бу тел рус теле белән охшаш, аңлап була. Тел байлыгым тагын артты.

Күп телләр белү нәрсә бирә?

Күп телләр белү күп ишекләрне ачарга, камиллеккә ирешергә ярдәм итә. Билгеле бер милләт кешесе белән аның ана телендә сөйләшү - аңа хөрмәт билгесе. Татарстанда яшәгәч, дәүләт телләрен — рус һәм татар телләрен белергә тиеш без.

Тимур, җәмәгать урыннарында, урамнан барганда татарча яки чувашча сөләшергә оялмыйсынмы?

Юк. Татар дустым белән татарча, чуваш танышларым белән, һич тартынмыйча үз чувашча сөйләшәбез.

Рус исем-фамилияле малай буларак телгә бәйле кызык вакыйгалар булганы бармы?

Бар һәм андый хәлләр еш була. Менә берсе. Районнан бер төркем олимпиада җиңүчеләре Казанга барабыз, иптәшләрем дә, җитәкчебез дә — татарлар. Укытучыбыз башта татарча, аннан соң миңа русча сөйләргә тотынган иде, ә мин аңладым, дидем. Ул моңа бик гаҗәпләнде. Шуннан соң барганда да, кайтканда да татарча гына аралаштык.

Татарча китаплар, газета-журналлар укыйсыңмы?

Татарча китап укыганым бар. Риза Фәхретдин һәм Фәүзия Бәйрәмованың китапларын укырга куштылар, ә китапханәдә русча китаплар юк иде. Шулай итеп татарча укыдым. Ә менә «Безнең Чирмешән”не, күршеләрдән алып, татарча укыйм. Бик кызыклы безнең район газетасы.

Нинди җырлар тыңлыйсың?

Инглиз җырлары тыңларга яратам.

Татарча тапшырулар карыйсынмы?

ТНВ каналыннан яңалыклар тыңлыйм.

Мөселман гореф-гадәтләрен, догалар беләсеңме?

Әбиләр белән үскәч, татар халкының гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен яшьтән беләм. Ә менә догалар белмим. Бер елны иптәш малаем белән бер атна ураза да тоттык әле. Аның белән мәчеткә дә бардык, хәзрәт белән сөйләштек, миңа анда ошады. Ә менә христиан бәйрәмнәрен, йолаларын бик белмим, соңгы вакытларда гына кызыксына башладым.

Тимур, син инде егет, нинди милләт кызын үзеңә яр итәр идең?

Сез авыр сорау бирдегез. Тормышта ничек була бит әле. Әлегә йөри торган кызым юк. Татар кызы белән гаилә корсам яхшы булыр иде.

Синең берәрсен татарчага өйрәткәнең бармы?

Әйе, чуваш энекәшләремә өйрәтәм.

11 сыйныфта укучы әңгәмәдәшем киләчәктә эшмәкәр булырга хыяллана. Мондый теләге эшмәкәр Альберт Латыйпов белән очрашудан соң туган. Бүген ул бар көчен бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлеккә бирә, Казан Федераль университетының икътисад факультетына укырга керергә тели. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100