Тимур Гафитулин: «Симфоник оркестр белән «Шүрәле» боз тамашасын эшләргә хыялым бар»
Максатка ирешү өчен утны-суны кичәргә әзер бул, диләр. «Музыка һәм преображение» мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм фонды һәм «Мәскәү – Татарстан» мәдәни проектының сәнгать җитәкчесе Тимур Гафитулин турында да шулай әйтеп булыр иде. «Интертат»ка ул тормыш юлы, «Щелкунчик» һәм «Шүрәле» боз тамашасын кую турында сөйләде.
«Борынгы музыка уен коралларына реставрация ясарга өйрәнер өчен, Германия һәм Бельгиягә барырга туры килде»
– Тимур, Сез тумышыгыз белән Мәскәүдән, ә Казанга Сезне нәрсә җәлеп итә?
– Тамырларым Казаннан, монда туганнарым күп. Һәр ай саен Казанга кайтам. Монда еш кайтып йөри башлаганчы озак кына вакыт узды. 2019 елда туганнарым минем белән элемтәгә керде, һәм тыгыз аралаша башладык. Казанда беркадәр танышларым, хезмәттәшләр барлыкка килгәч, проектларны биредә оештырып булыр иде, дигән теләк туды.
Җирле менталитет Мәскәүнекеннән аерыла, дип әйтер идем, җирле кешеләр башкача фикер йөртә. Тамырларым Балык Бистәсе районыннан, әнием шушы районда туган. Кияүгә чыгып, Мәскәүгә күченгән.
– Профессиягез турында күбрәк беләсе килә: Сез – уен коралларын да көйлисез, реставрация ясыйсыз, фортепиано остасы да. Музыка өлкәсендә шушы нечкәлекләргә кайда өйрәттеләр, яисә үзегез белем туплар өчен эзләндегезме?
– Бу һөнәр – тормышымның иң зур чоры. Музыка мәктәбендә скрипка классын тәмамлап, музыка училищесында альтка күчтем. Михаил Ипполитов-Иванов исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтын тәмамладым. Армиядә хезмәт иткәннән соң, шулай ук, альтта уйнавымны дәвам иттем. Әмма, музыкант буларак, бик аз эшләп калдым: бераз гына укыттым, солист булдым. Бу тормыш ритмы миңа туры килеп бетмәде.
Нәрсә генә дисәгез дә, музыкант булып калдым. Музыка белән актив шөгыльләнгәч, мине музыка уен кораллары кызыксындырды. Остазым да фортепиано мастеры, педагогым да мине шушы юлга алып килде. Педагогым – бик яхшы кеше, ул мине әлеге һөнәрне сайларга этәргеч бирде. Уен коралын көйләүчеләрне әзерли торган югары уку йортлары юк. Кыска вакытлы курслар гына бар, әмма Россиядә, фундаменталь рәвештә профессияне үзләштерер өчен, төпле белемнәр бирә торган уку йорты юк. Европада махсус белем бирү оешмаларында 5-7 ел укыйлар.
Музыка уен коралларын көйләүче һөнәрен үзләштергәч, борынгы музыка уен коралларына реставрация ясый башладым. Монда да шул ук хәл: Россиядә реставрация ясаучыларны әзерли торган мәктәп тә, рус телле әдәбият та юк. Шуның өчен миңа, стажировка үтәр өчен, Бельгия, Германиягә барырга туры килде. Һәм монда инде икенче мәсьәлә туа – тел киртәсе. Ул вакытта смартфоннар да, онлайн тәрҗемәчеләр дә юк иде. Инде барып кайтканнан соң миңа тәрҗемәче һөнәрен дә үзләштерергә туры килде – Лингвистика университетын тәмамладым. Тәрҗемәче һөнәре исә кешеләр белән чит телдә аралашырга, аңлашырга ярдәм итте.
Бельгиядә отельеда миңа гап-гади балта остасын тәкъдим иттеләр. Миңа ул вакытта 30 яшь тирәсе иде. Минем өчен күпкә өлкән кеше тоелды. «Тимур, сезнең белән инглиз, немец, француз яки голланд телендәме, кайсы телдә аралашыйк?» – дип сорады. Миңа, югары белем алган кешегә, бу гап-гади агач остасы алдында оят булып китте. Шуңа күрә миңа аның белән бармаклар ярдәмендә – жест телендә аралашырга туры килде. Шунлыктан, болай булмый бу дип, соңрак тәрҗемәче һөнәрен дә үзләштердем.
«Борынгы уен коралына реставрация ясар өчен, аның XVIII-XIX гасырдагы яңгырашын белү шарт»
– Интернет булмаган заманда чит илләрдә белгечләрне әзерләүчеләрне кайдан таптыгыз?
– Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә эшләгәндә, танылган пианист Алексей Любимов миңа борынгы музыка уен кораллары белән эшләп карарга тәкъдим итте. Белгечләр юк, эшләп карагыз әле, диде. Бу эшне бик ошаттым. Профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә теләк туды. Чөнки уен коралларына реставрация ясауның бик нечкә үзенчәлекләре бар. Мисал өчен, клавишалы уен кораллары – хәзерге фортепианоның алмашы түгел. Кайбер кешеләр моны бутый. Тышкы кыяфәтләре бер үк яки охшаш булса да, уйнау эстетикасы, төзелеше – башка.
Борынгы уен кораллары – клавесин, хаммерклавир, ягъни рояль һәм фортепианоның XVIII-XIX гасырдагы «туганнары». Алар белән эшләү өчен XVIII-XIX гасырдагы яңгырау эстетикасын белергә кирәк, ягъни уен коралы шул вакытта ничек яңгыраганын, тавыш тембрын белү шарт. Төп хата шунда – шул чордагы уен коралларын фортепиано мастерларына гына ышанып тапшыралар. Әмма фортепиано мастеры әлеге уен коралларының асылына, чын яңгырашына төшенмичә, алардан рояль ясарга омтылачак.
Алексей Борисович – борынгы уен кораллары буенча белгеч, аны Европада бөтенесе белә. Мастерлар белән аралашып, алар белән элемтәдә тора. Ул миңа белгечләрнең телефон номерларын бирде. Баштан клавесинны өйрәнер өчен Германиягә, аннары клавесин һәм хаммерклавирны өйрәнер өчен Бельгиягә бардым. Анда борынгы уен кораллары булган реставрация ясый торган остаханә бар иде. XVIII гасырда ясалган һәм хәзер дә кулланылышта булган – концертларда уйналган бик күп борынгы уен коралларын күрдем.
Бик күп борынгы уен кораллары безнең көннәргә кадәр сакланып калмаган, булганнары да музейларда тора, алар санаулы гына. Аларга реставрация ясап та булмый, чөнки уен коралындагы агач гамәлдән чыккан, экспонат буларак кына куеп була. Заманча рояльгә яңадан реставрация ясап була, заманча дип, мин ХХ гасыр башыннан ясала башлаган рояльләрне атыйм. Анда металл кулланылган, агач бөтенләй башкача эшләнелгән. Шуңа күрә күп кенә борынгы музыка уен коралларына реставрация ясап булмагач, аларның күчермәләрен ясыйлар. Клавесиннарның да төрле модельләре була – инглиз, фламанд, итальян, француз, мәсәлән. Һәр клавесинның үз тембры бар.
– Сез аларны хәзер тыңлап карасагыз аерып әйтә аласызмы?
– Әйе, аны музыка белеме булган кешеләр аерып әйтә ала. Остаханәдә елына 20 клавесин, 30 хаммерклавир эшләнә иде. Барысы да минем күз алдымда булды, һәм мин, бу осталыкларга өйрәнеп кайткач, Россиядә үзем музыка уен коралларын эшләп карарга, борынгы уен коралларына реставрация ясарга булдым. Музыка уен коралларын җитештерүчедән алып, сатып алучыга җиткерү белән шөгыльләндем. Фабрикага техник параметр, материаллар буенча заказ бирә идем, һәм уен коралын ясый идек. Австриядәге «Feurich» («Фойрих») фирмасы белән хезмәттәшлек иттем. Санкцияләр аркасында соңгы елларда чит илдән китерү кыенлашты.
«Мәдәни дәүләт исеменә лаек булуыбызны телибез икән, илебездә фортепиано җитештерүне торгызып җибәрик»
– Россиядә музыка уен коралларын җитештерү бармы соң ул?
– 1917 елга кадәр Санкт-Петербургта гына да 400ләп фортепиано фабрикасы булган. Мәскәүдә 60лап. Фортепиано җитештерү буенча ул вакытта Россия һәм Германия алдынгылыкта торган. «Becker», «Schiedmayer» һ.б. фортепианолар Санкт-Петербургта җитештерелгән булган. Сыйфаты ягыннан Германиядәге уен кораллары белән бер үк дәрәҗәдә торган. 1917 елдан соң барлык фабрикалар ябыла. 1930 елларда алар акрынлап торгызыла башлый. Күбрәк пианинолар җитештерелә башлый, ләкин алар профессиональ музыкантлар куллансын өчен дип эшләнелми. Өйгә, музыка мәктәпләренә куяр өчен җитештерелә. Андый пианиноларны концерт залларына куеп булмас иде, әлбәттә.
Советлар Союзында фортепиано җитештерү буенча 16 фабрика эшли, елына 160 меңләп фортепиано чыгаралар. Ләкин болары да 1990 елларда ябылды. Яңадан торгызып җибәрергә була, ләкин ул – бик кыен эш. Пианинолар җитештерү идеясе бар. Кайдадыр ачтылар да кебек, ләкин ул чыннан торып җитештерү түгел, ә җыеп бирү генә.
– Хәзер бит электро фортепиано һәм рояльләр модада. Моңа Сез нинди карашта?
– Балаларның ишетеп тыңлау сәләте (слух) өчен ул бик куркыныч. Ул акустик пианино/рояль яңгырашыннан бик нык аерыла. Электро фортепиано, дөресен әйткәндә, компьютер клавиатурасы ул, тышкы кыяфәте генә фортепиано төймәләрен хәтерләтә. Тавыш яздырылып кына куелган, анда обертоннар юк (обертон – нотаның катлаулы тибрәнеше). Мәскәүдә абсолют ишетү сәләте булган 5-6 яшьлек балаларның урта махсус музыка мәктәбенә укырга кергәннәрен беләм. Берникадәр вакыттан әти-әниләре электрон фортепиано сатып алгач, 2-3 елдан соң, балалар интервалларны да аера алмады.
Электроника башка максатларда кулланылырга мөмкин. Театр өчен, мәсәлән. Музыкаль куллану өчен түгел. Электроника акустиканы берничек тә алмаштыра алмый.
Фортепиано җитештерү – илнең гомуммәдәни музыка дәрәҗәсен билгели. Мәдәни дәүләт исеменә лаек булуыбызны телибез икән, шушы эш башланып китәргә тиеш.
«Щелкунчик» проекты турында: «Боз өстендә тере оркестр, тирә-якта – фигуралы шуу осталары»
– Музыка уен кораллары белән шөгыльләнгәч сату-алу, реставрация, хезмәт күрсәтү белән генә эш чыкмый, кем өчен эшләгәнеңне күздә тотып, шушы өлкәне колачларга тиешсең, – дип дәвам итте Тимур Гафитулин. – Партнер буларак, музыка фестивальләрендә, конкурсларында катнашу теләге туа.
Берничә ел рәттән Ярославль өлкәсе Вятское авылында музыка фестивальләре, конкурслары оештырдылар. Жюрида профессиональ музыкантлар, консерватория профессорлары катнашты.
Проектлар белән шөгыльләнә торгач, мөстәкыйль рәвештә концертлар оештыра башладым. Балалар, башкаручылар катнашында мастер-класслар оештырдык. Мине инде үзебез көч түгеп эшләгән музыка уен коралын тәкъдим итү генә түгел, иҗади процесс күбрәк кызыксындырды. Музыкант, көйләүче, реставратор, оештыручы, тәрҗемәче буларак, шактый багаж тупланган иде.
Шушы һөнәрләр тагын бер баскыч югары дәрәҗәгә күтәрелер өчен әзерлек булган икән, дим. Бу ел башында «Щелкунчик» проектын эшләдек: Казанда «Татнефть» Аренада симфоник оркестр белән шоу куйдык. Боз мәйданчыгы уртасында симфоник оркестр уйнады, ә аның янында бер төркем фигуралы шуу осталары «Щелкунчик» балетыннан номерлар күрсәтте. Аның башка тамашадан аермасы шунда: музыкантлар уен коралларында уйный, ягъни тере тавыш яңгырый.
– Боз сараенда оркестр сыйфатлы дәрәҗәдә яңгырый аламы?
– «Щелкунчик»ның беренче премьерасы узган ел 1 декабрьдә Мәскәүдә «ЦСКА Арена»да булды. Оркестрның яңгырашы начаррак иде, баланс булмады. Музыкантларга тел-теш тидерерлек түгел – барысы профессионаллар.
Казанда «Татнефть Арена»да махсус кыйммәтле аппаратура сатып алганнар. Һәр уен коралына микрофон тоташтырылды, һәр уен коралы баланс белән яңгырады. Тере булмаган музыка дигән фикер тумады. Концерт залында яңгыраган кебек иде. Шоу да бик кызыклы итеп әзерләнде, төрле юнәлешләрнең синтезын күреп булды: боз тамашасы, симфоник оркестр, балерина чыгыш ясады. Акробатик номерлар да күрсәттеләр. Иң мөһиме – бу тамаша һәр кеше өчен дә кызыклы: музыкантка да, спортчыга да, балага да. Шул ук вакытта классик музыка яңгырады.
– Казанга тагын киләчәксезме?
– «Татнефть Арена»да 14 декабрьдә 13.00 һәм 18.00 сәгатьтә кабатлап «Щелкунчик» тамашасын күрсәтәчәкбез. Тамашачыларның ничек кабул итүе минем өчен дә ачыш булды. Бер яктан, «Щелкунчик» – Петр Чайковский иҗат иткән классик әсәр. Дирижер җитәкчелегендә симфоник оркестр уйный. Тамашачылар 3 минут буе шоуны дәвам иттерергә ирек бирмәде, рок-концерт куябызмыни, диярсең! Тамаша залында музыкантлар түгел бит, монда тәрбияви момент та бар. Ә бит әлеге тамашачыларны «Щелкунчик» балетын карарга алып барып булмас иде, алар бармас иде. Ә монда без башка яктан җәлеп итәргә булдык.
Музыкаль культура – нәрсә ул, дигәндә... Кеше үсә барган саен, аңа тәрбия бирелә. Музыка мәктәбе кешедән музыкант ясау таләбен куймый, музыка мәктәпләре системасы тыңлаучыларны тәрбияләү максатын куя. Музыка мәктәбен тәмамлаган балалар тормышта аерыла. Музыка мәктәбе балаларда ярышу рухын, фикерләү кебек сыйфатларны тәрбияли. «Ишетү сәләте, таланты юк» дигәндә, киресенчә, балада ныклап шушы сыйфатларны «уятырга» кирәк, шуңа күбрәк игътибарны юнәлтү мөһим. Бу – һәр кешегә кирәкле. Борынгы Грециядә музыка, гимнастика, математика, телләрне белгән кешене белемле дип санаганнар. Нинди дә булса һөнәрне үзләштерү – белемле булу түгел, белем – берничә катламнан торган процесс, мозаика кебек. Шуннан соң син үзеңә һөнәр сайлый аласың.
Җәмгыятьтә кирәге дә, кирәкмәгәне дә, сыйфатлы музыка да, сыйфатсызы да бар. Һәм бала шуларны үзенә сеңдерә бара. Кагыйдә буларак, пычрак бик тиз ябыша. «Щелкунчик» проектында тәрбия бирү дә бар. Шоу булгач, матур да кебек, хореография, музыка да бар. Классик музыка яңгыраса да, тамашачылар аны бик яратып кабул итте. Тыңлаучылар арасында республикадагы Балалар йортларында тәрбияләнгән берничә мең бала бар иде, алар өчен дә бу зур вакыйга буларак кабул ителде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, сәламәтлеге чикле булган кешеләр һ.б. килде. Гомумән алганда, 12 мең халык чакырулы иде.
– Димәк, хәзер Сез продюсер буларак проектларыгызны тормышка ашырасыз, әйеме.
– Әйе, идеяләр үзеннән-үзе туа. «Шүрәле» боз тамашасын эшләргә җыенабыз. Киләсе елда апрель аенда Габдулла Тукай туган көнендә куярбыз дип уйлыйм. Шулай ук, симфоник оркестр белән, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан номерлар булачак. Дөресен генә әйткәндә, «Шүрәле» балетын Европада бик яраталар. «Шүрәле»не европалылар белә, карый. Ул – бик танылган балет. Элегрәк Европага безнекеләр гастрольләр белән дә бара иде. Тик алар аны, Россиядән килеп куелган балет булганга күрә, рус балеты дип уйлый. «Шүрәле» балетын да «Щелкунчик» боз тамашасы кебек ясап була, дип уйлыйм. «Щелкунчик»ны Яңа ел алдыннан кую, ялгышмасам, Николай Цискаридзеның идеясе иде бугай. Ә нишләп әле «Шүрәле» балетын да Яңа ел әкияте буларак тәкъдим итмәскә, ди? Сюжеты урыны-урыны белән «Лебединое озеро» балетына охшаш. Һәм, «Шүрәле» балетын боз тамашасы итеп симфоник оркестр белән кую традициягә әйләнер, дип уйлыйм.
– Боз тамашасын, Мәскәү һәм Казаннан кала, башка шәһәрләрдә дә куярга исәп бармы?
– Түбән Кама, Чабаксар, Уфа һәм башка якын-тирәдәге шәһәрләрдә куярга ниятлибез. Алга таба күз күрер әле.
«Үзебездә җитештерелә торган уен кораллары юк, чит илләрдән уен кораллары сатып алу бик кыен»
– Белем алу темасын дәвам итсәк, Европадагы остазлардан, мастерлардан алган тәҗрибә булганга күрә, Сез классик музыканы тирәннән тоеп, аңлыйсыз, шулаймы?
– Әйе, әлбәттә. Чөнки бездә мәктәп юк. Клавесинда башкару осталыгын Европада 1930 елларда искә төшерә башлаганнар. Россиягә ул 1990 елларда гына барып җитте. Күз алдына китерәсезме, без күпмегә артта калган? Россиядә аутентик башкару әле генә торгызыла башлады (ягъни үткән заман музыкасын максималь төгәл уйнау, шул заманда уйналган кебек, оригинал форматта яңгырату). Тулаем торгызылсын өчен, белмим, күпме вакыт үтәргә тиештер. Бөтен традиция, мәктәп Европада бит. Анда музыка уен кораллары да, хезмәт күрсәтү базасы да бар. Бездә болар юк. Мәскәү консерваториясе моны эшләп карамакчы иде, ләкин проект билгеле сәбәпләр аркасында тормышка ашмыйча калды.
Мин шушы өлкәдә Россиядә эшләгән чорда гына да 10-15ләп музыка уен коралын җитештерә алдык. Бу – зур сан.
– Сез хәзер дә музыка уен коралларын көйләү, аларны әзерләү эшен дәвам итәсезме?
– Монысы инде үткәндә калды. Бу – минем еллар дәвамында тупланган тормыш тәҗрибәсе. Тәрҗемәче һөнәрен үзләштерсәм дә, бер тапкыр да тәрҗемәче булып эшләмәдем. Әмма тормышта мин ул күнекмәләрне кулланам. Уен кораллары белән шөгыльләнү буенча туплаган белем, тәҗрибәне башкаларга өйрәтеп калдырдым, ә хәзер инде миңа башка өлкәдә үсеш ясау, эшләү кызыклы.
Музыка уен коралын заказга да җыеп эшләгәнем булды. Мәсәлән, теге яки бу детальләрен каяндыр кайтарта идем дә үземнең уен коралын ясый идем. Хәзер инде бу мөмкин хәл түгел. Рояльне данәләп чыгарып булмый, ул клавесин да, клавир да түгел. Фортепиано җитештерү – массакүләм дәрәҗәдә булырга тиеш. Миллион данә белән эшләнелсә, аның бәясе дә кыйбат булмас иде.
Хәзер миннән кайчак теге яки бу эшне эшләп бирүне сорыйлар. Ул эшне беләм, күрсәтеп бирә алам, ләкин үземә яңадан шушы эшкә алыну кыен булачак, гадәттәгедән күбрәк вакыт китәчәк.
Кайчак пианино җитештерү мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать итәләр. Бу проблема белән бөтенләй кызыксынучылар юк, дип әйтмәс идем, сорау бар.
Музыка уен кораллары фонды проблемасын да әйтми калмый мөмкин түгел. Фонд иске, таушалган. Хәтта Мәскәүнең күп кенә уку йортларында уен кораллары начар хәлдә. Кайбер музыка мәктәпләрендә 1950-1970 елларда эшләнгән уен коралларында әле дә уйныйлар. Аларны алмаштырмыйлар. Алмаштыра калсалар, зур сорау туа: нинди уен коралларына? Үзебездә җитештерелә торган уен кораллары юк, чит илләрдән уен кораллары сатып алу бик кыен. Бездә җыелган уен коралларының кайбер модельләре дә Көньяк-Көнчыгыш Азиядән кайтарылган. Һәм бу өлкәдәге белгечләр дә бик аз. Уен кораллары җитештерү фабрикасы булмагач, белгечләр дә юк. Хосусый остаханәләр бар, әмма анда мәгълүмат алмашудан бигрәк башка күнекмәләр алып булмый.
«Һәр өйдә пианино булырга тиеш, дигәнне модага кертеп җибәреп була»
– Бу юнәлеш буенча нинди фаразлар әйтә аласыз?
– Европа культурасы һәм традицияләреннән башка ул үсеш кичерә, үзеннән-үзе туа алмый. Белемнәрне, технологияләрне җәлеп итеп, шуның нигезендә генә үзеңнекен булдырып була. Әмма «нульдән» үсеш кичереп булмый. Моның өчен гасырлар үтәргә тиеш.
Бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә аңлатырга кирәк. Мәдәни-агарту эшләрен оештырып булыр иде, мәсәлән. Һәр фатирда пианино булырга тиеш, дигәнне модага кертеп җибәреп була. Фабрика төзеп, кирәкле җиһазлар кайтартып, музыка уен кораллары җитештерелә башлар өчен генә дә ким дигәндә 2 ел узарга тиештер.
– Әмма бездә база элементлары бармы?
– База элементлары – мәдәни дәүләтнең нигезе. Ул һәрвакыт булырга тиеш. Мәскәү дәүләт консерваториясендә борынгы музыка уен кораллары белән шөгыльләнә башлагач, борынгы уен кораллары катнашындагы концертларның саны 1 ел эчендә 10 тапкырга артты. Бу – бик мөһим, әмма шул ук вакытта күзгә күренми торган процесс. Ул этәргеч бирә ала. Аннан соң мин бу юнәлештән читләштем, мин киткәннән соң 2-3 ел узгач, концертларның саны бераз кимеде.
– Концертлар саны 10 тапкырга арткач, без Европага якын булып чыгабызмы?
– Минемчә, фикерләү һәм акыл ягыннан без 70 процентка Көнчыгышка якын. Музыка культурасына килгәндә, музыка уен коралларының төзелеше 100 процентка туры килә, аерылмый. Ул Европа технологиясе, культурасы белән эшләнгән. Музыка мәктәпләрендә, көллиятләрдә, консерваторияләрдә Европа композиторларының әсәрләрен уйныйбыз, шулай бит. Гендель, Бахтан башлап Прокофьев, Шостаковичка кадәр.
– Соңгылары – безнең илнең классиклары.
– Барыбер, аларны без берләштереп әйтәбез – классик композиторлар дип йөртәбез. Әсәрләрендә аерма кайбер мотивларда гына.
– Аутентик башкару торгызыла башлады, дидегез (үткән заман музыкасын максималь төгәл уйнау, шул заманда уйналган кебек, оригинал форматта яңгырату). Нәрсәгә кирәк ул, диючеләр юкмы?
– Фортепиано, рояль бар, нигә әсәрләрне клавесин, хаммерклавир, борынгы уен коралларында уйнарга, дип уйлаучы консерватория профессорлары да бик күп. Бахның заманча рояле булса, ул беркайчан да клавесин артына утырмас иде, дип уйлый музыкантлар. Мин дә шул фикердә идем. Европага барып, борынгы уен коралларын торгызу белән шөгыльләнгән музыкантлар белән очрашып, мастерлардан тәҗрибәгә өйрәнгәннән соң гына фикерем үзгәрде. Мин бер уен коралын икенче уен коралыннан, аларның яңгырашын аера башладым. Үзем профессиональ музыкант булсам да, шушы фикерем үзгәрү өчен 10 ел вакыт кирәк булган икән.